news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил ролен башкарган Зөлфәт Закиров: «Менә бит хыялым!»

news_top
Муса Җәлил ролен башкарган Зөлфәт Закиров: «Менә бит хыялым!»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Режиссер Радик Кудояровның герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Кара урман» фильмы иртәгә киң прокатка чыга. Бу фильмда төп рольне – Муса Җәлил ролен – К. Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров башкарды.

«Театр училищесында, аннан Мәскәүдә укыганда, Казанга кайткач та бер хыялым бар иде – үз туган көнемдә туган берәр күренекле шәхесне уйныйсым килде. Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров белән туган көннәребез бер үк көнне булуын белә идем.

Шушы бөек шәхесләрнең берәрсен яки сәхнәдә, яки фильмда уйныйсы килү хыялы яшәде миндә. Никтер театрда бу хыял мине читләтеп узды…

2023 елда бу фильмга кастинг уздым. Башта мин Гайнан Кормашны уйнарга тиеш идем. Бер-ике көннән Радик абый Кудояров белән очраштык. Ул: «Әйдә, Мусаны уйнап кара әле син, моңа ничек карыйсың?» – диде.

Мин уйламадым да, шул ук секундта: «Әйе!» – дидем.

Аннан өйгә кайткач, хатыным белән сөйләшкәндә генә аңладым: менә бит хыялым!

Чыннан да, гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр ниләр булганын, аның нинди кеше булганын аңлыйсым килде.

Кичә Чаллыда фильмны күрсәткәннән соң матбугат конференциясе булды. Шунда: «Сез монда һәм сез экранда – сезгә ничек?» – дип сорадылар.

Без, артистлар, кайвакыт башны «сүндереп» куябыз һәм үзебезгә бер сорау бирәбез. Әйе, режиссер куйган бурыч бар, без аны үтәргә, тамашачыга җиткерергә тиеш. Әле төп сорау да бар: бу чынлыкта минем белән булса, ни булыр иде, нәрсәләр аша узарга туры килер иде икән? Мин акылым белән нәрсә аша узганын аңлыйм, тик моны караш, мөнәсәбәтләр аша ничек күрсәтергә?

Беренче чиратта, тамашачыны ышандыру бурычы тора. Алар Зөлфәтне түгел, ә безнең герой-шагыйрьне, беренче чиратта Кешене күрергә тиеш. Менә шундый бурыч тора безнең алда.

Бу хыял кайбер ишекләрне ачып җибәрде, ниндидер көч, алдагы тормышка өмет бирде», – дип сөйләде ул фильмга багышланган матбугат конференциясендә.

«Кара урман» фильмы иртәгә, 12 февральдә, киң прокатка чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар