news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил 1942 елга кайта: фантастик комиксның җиденче сериясе чыкты

news_top
Муса Җәлил 1942 елга кайта: фантастик комиксның җиденче сериясе чыкты

«Интертат» Муса Җәлил турындагы фантастик комиксның җиденче сериясен тәкъдим итте. Фантастик әсәрдә шагыйрь язмышы 2294 елгы Берлин белән бәйләнә. Бу – тере телләр юкка чыгу чигенә җиткән, ә җәмгыять Архонт исемле ясалма интеллект контроле астында яшәгән дөнья.

Яңа серия вакыйгалар үсешендә борылыш ноктасы булып тора. Муса көтмәгәндә киләчәккә килеп эләккәннән соң, Архонт аның белән бергә барлыкка килгән вакыт аралыгындагы өзеклекне өйрәнә башлый. Моңа кадәр мондый күренеш бөтенләй күзәтелмәгән. Шуңа күрә бер чордан икенчесенә күчү мөмкинлеге системаның үзе өчен дә яңа һәм ахыргача өйрәнелмәгән аномалия булып кала.

Хәзер Архонт вакыт аша күчүне аңлы рәвештә кабатларга һәм аны идарә ителә торган процесска әйләндерергә омтыла. Аның өчен бу – эксперимент, билгесез күренешне контрольгә алу һәм үз мөмкинлекләренең чикләрен сынап карау ысулы.

Җиденче серия тарихның мөһим бер этабын тәмамлый һәм яңасына юл ача. Вакыйгалар 1942 елга күчә. Биредә фантастик сюжет сызыгы Муса Җәлилнең чын биографиясе, сугыш вакыйгалары, каршылык күрсәтүе һәм аның булачак көрәштәшләре белән тагын да тыгызрак үрелеп бара.

Шушы мизгелдән башлап үткән заман герой өчен архив битләрендә калган тарих булудан туктый. Ул яңадан аның бүгенгесенә – яшәргә, көрәшергә һәм мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк чынбарлыкка әверелә.

Җиденче серия ике дөнья арасындагы чик булып тора.

Уку өчен сылтамага бас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар