Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мурмурация нәрсә ул?

Кошларның бу гамәлләрен күреп, ерткычлар үзләре дә куркуга кала

news_top_970_100
Мурмурация нәрсә ул?
Рамил Гали

Кошларның күпләп берләшеп, төрле гаҗәеп формага кереп очып йөргәнен күзәткәнегез бардыр. Бу очракта кошлар өере бербөтен организмга әверелә, алар күз алдына китереп булмастай маневрлар ясый, өскә менә, аска төшә, бер төркем икенче төркем арасыннан чыгып китә.

Кошларның гаҗәеп зур төркемнәргә берләшеп, үзара координацияләнгән хәрәкәтләр ясап очуы, зур геометрик фигуралар барлыкка китерүе мурмурация дип атала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Бу күренешне күпчелек очракта сыерчыклар барлыкка китерә. Алар уннарча мең коштан торган төркемгә берләшеп, сәгатенә 40 км тизлек белән хәрәкәт итә.

Мурмурация вакытында кошлар өере формалашу механизмы балыкларның бик зур төркемгә берләшүе белән охшаш. Белгечләр фикеренчә, кошлар да, балыклар да иминлек саклау өчен шул рәвешле хәрәкәт итә.

Компьютерда модельләштерү күрсәткәнчә, кошлар шулай итеп ерткычлардан кача. Бу вакытта ерткычлар үзләре куркуга кала. диелә хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100