Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 яшьлек Хәлимәт кырда катып үлгән, иң якын өйгә нибары 200 метр калган булган...

news_top_970_100
23 яшьлек Хәлимәт кырда катып үлгән, иң якын өйгә нибары 200 метр калган булган...
Фото: freepik.com/

Бу ялларда 23 яшьлек Халимат исемле кызның кырда катып үлүе турында мәгълүмат чыкты.

«Фонтанка» басмасы язуынча, вакыйга болайрак була. Кызның 25 яшьлек егете сөйләвенчә, ул кызы белән Новое Девяткино авылындагы күп катлы йортта яшәүче танышында кунакта була. Новое Девяткино авыл дип аталса да, чынлыкта моңа туры килми, анда күп катлы йортлар, 25 мең кеше яши. Алар өйләренә – Мурино шәһәренә кайтырга такси чакыртмыйлар, 20 градус салкын булса да, ни өчендер җәяү кайтырга уйлыйлар. Мурино белән Новое Девяткино терәлеп тора, әмма төнге икедә чыгып киткән егет белән кыз зур юллардан түгел, турыдан – кыр аша чыгарга уйлыйлар. Ике торак пункт арасы якын гына булса да (йортлар арасында күп дигәндә 700 метр тирәсе), алар кар баскан кырда ориентирны югалта һәм адаша. Алар өч сәгать буе – бишләргә кадәр адашып йөри, аннары кыз бара алмый башлый. Егет, аны калдырып, үзе генә ярдәм сорарга китеп бара. Ашыгыч ярдәм иртәнге алтыда карда кызның мәетен таба.

Мәеттән якындагы йортка кадәр нибары 200 метр булган.

Хәзер тикшерүчеләр бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Беренчедән, алар ни өчен юлдан кайтмаган? Юлдан кайткан очракта, бу 3 километр һәм 20 градус салкын булса да, кайтып җитәргә мөмкин булыр иде.

«Фонтанка» кызның тырналган урыннары һәм беләкләрендә кара көйгән эзләр булган дип яза. Хәзер мәеткә экспертиза ясыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100