Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мурат Гайсин аерылышуы турында: «Әтиле-әниле булсын иде hәр гаилә»

Җырчы Мурат Гайсин әтиләр көнендә беркайчан да балаларны ташламаска өнди. Социаль челтәрендә кызы Мәрьям белән төшкән матур фотолар да урнаштырган.

news_top_970_100

Күптән түгел генә урнаштырган постында Мурат Гайсин бик күңелсез яңалык – гаиләсенең таркалуы хакында хәбәр иткән иде. Әтиләр көнендә ул «Балаларыгызны ташламагыз беркайчан да, әтиләр! Әтиле-Әниле булсын иде hәр гаилә», – дип язган.

2 октябрьдә ул. «Барлык никахлар да мәңгелек түгел шул, кызганыч. Бүген Мәрьямга 2 яшь. Алтыным минем, белеп тор: әтиең сине бик ярата, син дә мине яраткан сыман. 8 яшемдә әтиемне югалткач, «беркайчан да гаиләмне һәм балаларымны ташламам» дип, үз-үземә сүз биргән идем. Һәм хәзер дә мин ул сүземне үтәрмен. Тик барысы да миннән генә тормый шул. Кызымның туган көнендә аерылышу турындагы эшнең судка бирелгәнен белдем. Әлбәттә, мин моңа каршы. Тик ... Мин һәрвакыт бәхетле гаилә хакында хыялландым. Кызганыч... Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламам, башка гаиләм дә булмас», – дип язган иде.

«Эх, Мурат... Бар да җайлансын иде инде тора-бара... Инде никадәр яшәдегез. Тулы гаилә булгач кына...», «Нык бул, Мурат, сыгылма», «Ничек шулай булды соң? Әле күптән түгел генә бәхетле идегез. Бер-берегезне яраттыгыз», – дип борчыла җырчының виртуаль дуслары.

Венер Фәттахов «Күзләр тия бәхеткә дә» дигән шигырь элеп куйган.

Күзләр тия икән бәхеткә дә,

Кырау төшә икән хисләргә.

Әйтегезче, җанны ут алганда,

Күңел сызлаганда нишләргә?

Бәхеткәем, берүк ашыкма син,

Саубуллашып миннән китәргә.

Урап кына киләм дисәң инде

Мин сагынып әзер көтәргә.

Күзләр тиде минем бәхеткә дә,

Сокланулар артык булгандыр.

Бәхетсезлек җанга салкан өреп,

Каршы килеп чыкты каяндыр.

Кайтыр әле минем бәхетем дә,

Күзләремә карап елмаер.

Бүгенгедән артык булып күңел

Якыннарын кочып мең баер.

«Бу әле кайтарып булмаслык дигән сүз түгел. Хаталарны Альбина белән төзәтеп, кире кайтып карарга кирәк. Бөтен нәрсә дә югалган дигән сүз түгел», – дип язганнар Муратка. «Сез күп авырлыклар аша узган гаилә, психологка барырга кирәк, бу чарасызлыктан бер адымдыр, соңыннан кызганыч булыр», – дип киңәш бирүче бар.

Бер ханыммы, туташмы «Мин сезне яратам, миңа өйләнегез, мин сезне ташламам», дип тә язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100