Муңха – Якутиядә балыкны тонналап, күмәкләп һәм милли бәйрәм формасында тоталар
Муңха – Якутиядә традицион рәвештә боз астыннан кәрәкә (карась) балыгы тоту. Кыш башында, саха халкы күмәк рәвештә тонналап балык тотарга чыга. Саха халкы өчен кышка балык әзерләү ысулы гына түгел, ә милли бәйрәм, йолаларның бер өлеше дә булган муңхада «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты да катнашты.
Муңха турында «боз астыннан балык тоту» дип сөйләгәч, миңа гаҗәп булып тоелды. Кышын балык боз астында була инде ул, боз өстенә чыкмый шикелле. «Тагын ничек тотып була аны?» Махсус рәвештә алдан бу ысул турында укымадым да – барып күрдем. Күргәч, аңладым – муңха чынлап та боз астыннан балык тоту икән.
Муңха – саха телендә муҥха дип әйтелә, татарча «ң» белән – «муңха» дип яңгырый. Ул татарчага «җылым» дип тәрҗемә ителә – невод була инде. Балык сөзә торган җайланма.
Якутия – дөньядагы иң зур административ берәмлек, мәйданы буенча Һиндстаннан бераз калыша, 45 Татарстан кадәр. Биредә 700 мең елга, 800 мең күл бар, элегрәк хәтта бер кешегә бер күл туры килгән, хәзер дә халык саны 981 мең – аерма зур түгел. Якутиядә балыкчылык киң таралган. Ә муңха сугыш вакытларында халыкны ачлыктан саклап калган, диләр. Биредә бик салкын, һава шартлары бәке янында тәмләп утырырга мөмкинлек бирми, аннары боз катламы да метрдан артып китә. Кыш башында боз катламы да калын түгел, кәрәкә (карась) балыгы күп булган чак икән. Практик карашлы саха халкы кышка азык туплау ысулын халыкны берләштерә торган милли бәйрәм рәвешендә уздыра. Муңханы милли, практик әһәмияте буенча татарның каз өмәсе кебегрәк бәйрәм дип әйтеп була. Татар да бит каз өмәсендә җыела, азык запасы булдыруны бәйрәм, җыелу рәвешендә уздыра, йолаларын да үти. Аерма шунда – муңха масштаблырак һәм монда күбесенчә ирләр катнаша: балыкны боз астыннан чыгару зур хезмәт сорый.
Муңхага бару: Байанайдан балык сорыйбыз
Якутия-Саха мәгълүмат агентлыгы (ЯСИА) баш мөхәррире Андрей Никифоров безнең барасы урынны килешеп куйган иде. Иртә таңнан ЯСИА журналисты Анастасия Филиппова, машина йөртүче Юныс һәм мин юлга кузгалдык.
Кар явып тора, шуңа да сак кына барасы, юллар тайгак, кар көртләре. Авылга кадәр 80 километр. Кавказда гына түгел серпантиннар – Якутия сопкаларыннан да шулай борылып–борылып барасы икән. Ике якта тайга, урыны-урыны белән аланнар – биредә алар «алас» дип атала. Үзәк Якутиядә авыл аралары ерак түгел – 5 километр, дөрес, юлдан читтә – иксез-чиксез тайга, эчкәре бер торак пункт та юк.
Якутиядә бар да үзгә. Беренчедән, районнар «олыс» дип атала, ә авыл җирлекләре – «наслег» (нэһилиэк). Без Нам олысы Модут нэһилиэгына юл тоттык. Авылга кергәндә дә Модут дигән күрсәткеч торгач, мин авыл атамасы да шундыйдыр дигән идем. Авыл атамасы Тумул икән, ул шушы Модут авыл җирлегендәге бердәнбер торак пункт! Бер генә авыллы булгач, бәләкәй дип уйламагыз – Модут наслегының мәйданы 839 мең квадрат километр. Безнең Ютазы (759), Менделеевск (746), Әтнә (681) районыннарыннан зуррак бер муниципаль авыл җирлеге! Ә авылда меңгә якын гына кеше яши.
Авылга кадәр асфальт юл, безне ике катлы агач мәктәп янында юл күрсәтүчебез Данил каршы алды. Егетнең кулында сөңге сыман корал бар иде, ул аны җәлт кенә машина салонына тыгып та куйды. Исәнме-саумы, фәлән-төгән – юлга кузгалдык. «Юлга» дию дә дөресме икән – урман эченә кереп киткән машина эзеннән киттек. Тайга эчендәге юлдан, кар ерып, 40 км тирәсе баруы – үзе бер тарих. Муран (сопка – зур булмаган таулар) битләрендә үсеп утырган бәс сарган карагайлар, «американская горка»да баргандай хис иттерерлек юллар, тайга уртасындагы аланнар, аларның кайберләрендә якут атлары тояклары белән карны казып, ашап йөри. Машинаның тәгәрмәче тишелде, аны алыштырдык, кар каплаган бер тау битенә менгәндә батты – Данил белән көч-хәл этеп чыгардык.
Һәм... килеп җиттек. Урман уртасында машина туктады. Юл читендә – төрле төстәге тасмалар бәйләнгән агач. Безнең Биләрдә дә, башка «изге чишмә» дигән урыннарда да бар мондый күренеш... Ә агач төбендә – ризыклар. Хәтта сигаретка кадәр бар. Тәңречелек кануннары буенча, ауга барганда, махсус билгеләнгән урында якутлар ау иясе Байанайның ризалыгын ала – ашарына бирә, теләкләрен теләп, тасма бәйли. Данил да дәшми генә агач төбенә коймак куйды, термосыннан бер чокыр чәй агызды, аны карда өч урынга түкте. «Байанайдан күп балык сорадым», – дип аңлатты ул. Теләкләреңне камерага әйтә аласыңмы, дигән идем, әйтмәде – ярамый, ди.
Алгыс: утка корбан бирү
Күлгә килеп җиттек. Казанның Аккош күле кадәррәк булыр. Кемнәрдер инде килгән, кайберәүләр бездән соң килде, машиналардан җәтмәләр, Данилныкы кебек сөңгеләр, бик зур җылымны бушаттылар. Барлыгы утызлап кеше булгандыр: авыл халкы, яшьләр, мәктәпкәчә яшьтәге бер малай. Ирләр балык тоту өчен җайланмаларны тәртипкә китерә, егетләр урманга кереп китте: кайсы чыбык-чабык чаба, кайберсе озын-озын таяклар әзерли.
Бу муңхага Яшьләр эшләре һәм социаль коммуникацияләр министры Петр Шамаев та килгән икән. Ул, беренче эш итеп, саклану чараларын искәртте: иң мөһиме – аяк белән кулны сакларга. Бер туңса, җылытып бетерә алмыйсың. Шуңа перчатка урынына бияләй кию отышлырак. Аякны юешләтергә ярамый, юешләнсә, шул килеш аз гына да йөрергә ярамый – синең өчен муңха тәмам: машинага утыр, чыкма, аяк киемнәреңне сал да җылыт.
Министр бу муңхага республиканың төрле төбәкләреннән яшьләрне – иҗтимагый оешмалар, якташлар берлеге җитәкчеләрен җыеп алып килгән:
Тотылган балыкны мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә бирәчәкбез. Бу – яшьләр инициативасы, – дип аңлатты ул.
Күпме балык тотарсыз икән?
Белмим. Байанай бабай күпме бирә инде!
Байанайның кем икәнен аңлат инде, – диде аңа Анастасия.
Байанай – аучылык иясе. Урман, балыклар хуҗасы. Хәзер без йоланы уздырабыз, Байанайның күңелен күрергә тырышачакбыз...
Учак ягып җибәрделәр, аның тирәли түгәрәкләп бастылар. Модут җирлеге башлыгы Ефим Гоголев башта һәркемне, шул исәптән «Татарстан кунагын» сәламләде. Бар да бик шат, куанышып, алкышлар белән җавап бирәләр. Мин инде Якутиядә беренче көн генә түгел, ни буласын чамалыйм: хәзер утны «ашатачаклар». Бу – Кояшка, утка табынуга корылган тәңречелек йолаларының берсе.
Ефим Гоголев саха телендә теләкләр әйтте, учакка коймак салды. Аннары кулы белән ишарәләп күрсәтте: барысы да учак тирәли сәгать уңаена өч тапкыр әйләнеп чыкты. Берәү дә читтә калмый, һәм һәркем моны тиеш эш итеп кабул итә. Байанайның күңеле булды микән инде?
Себердә халык аз сүзле, эмоцияләрен кулда тота, кулларын болгап тиз-тиз сөйләшү юк, үзләре башлап аралашырга ашыкмый: салкында энергия саклау кирәк булудан, халык аз яшәү сәбәпле гасырлар буе килеп чыккан сыйфатлар. Шуңа да монда йоклап торсаң, беркем белән дә аралашмый кайтып китүең дә бар: үзләре килеп сөйләшә башламаячаклар. Аерым шуны әйтми булмый: саха кызлары без бәләкәй чакта күреп белгән китаплардагы кебек ак каймалы капюшонлы кием кияргә ярата, үзләре бик нык тыйнак һәм бик матур.
«Кышка азык запасы, традицияләрне саклау»
Чалт аяз, агачларны бәскә күмгән матур көн, өстәвенә күктә гало – бу якларда еш очрый торган күренеш: күктә берьюлы өч кояш яктырта. Минус 20 тирәсе, муңха өчен бер дигән көн, әмма барыбер туңдыра. Телефоннан төшерәсе бар бит, шуңа да «кулыңны сакла» дисәләр дә, саклап булмый шул.
Муңха ноябрь аенда, боз катламы әле 15–20 см тирәсе булганда уза. Январь-февральдә, 50 градуслы салкыннар киткәч, боз бер метр булганда балыкны болай тотып булмый, билгеле. Шуңа вакытында эшләп каласы.
Ефим Гоголев, ирләр әзерләнгән арада, сахаларча аз сүз белән генә сөйләп, муңханың үзенчәлекләрен аңлатты: куллары белән һаваны колачлап алды да үзенә тартып китерде:
Менә болай кертеп җибәрәбез дә күл астына җылымны, бөтен күлнең балыгын җыеп алабыз!
Шулай булсын, күп балык булса, миңа да матур кадрлар булыр, дип уйлыйм...
Авыр эшме?
Монда җайлы берни дә юк. Төп кагыйдә шул – һәркем эшләргә тиеш. Балыкны тартып чыгаргач, бөтен кешегә дә тигез итеп бүләбез. Гадәттә 15 кеше эшли. 30–40 кеше дә була.
Күпме балык эләгә соң гадәттә?
Һәр кешегә ярты капчык. Бер капчык та була (30 кг). Кайбер вакытта бөтенләй эләкми…
Ефим Ефимович әйтүенчә, балык күп булсын өчен йолаларны үтәргә кирәк икән. Җирләүдә булучының 40 көнгә кадәр муңхада катнашырга хакы юк икән. Кырыгыннан соң, ут белән чистарыну йоласын узгач кына катнаша ала. Авырлы хатын-кызларның да бозга басарга хакы юк. Балык кермәсә, бер-берсен тикшерә башлыйлар икән. «Җирләүдә катнашкан берәр кеше барлыгы барыбер ачыклана. Муңхада катнашысылары килеп, әйтмиләр. Аннары балык эләкми», – дип аңлатты авыл башлыгы: «Бу – мистикадыр, табигать менә сизә ул!»
Бу безнең өчен гореф-гадәтләрне дә саклау, ел буена балык белән тәэмин итү дә, – ди Ефим Гоголев.
Модут җирлегендә муңхага яраклы утызлап күл бар икән. Кайбер авылларда күлләр ыруларга бүленгән, ди. Модутта алай түгел – авылдагы абруйлы кешеләр җирлек башлыгы белән бергә кайсы күлләргә барасын билгеләп куялар икән. Чиратлаштырып, фәләнчә елга бер бөтен күлләргә дә йөреп чыгалар. Якынча 1-2 ел күлне ял иттерәләр дә, аннары тагын тоталар.
Күлгә кермәсәң, анда суүсемнәр үсә башлый да, ул үлә. Балык та шулай – аны тотмасаң, ул юкка чыга. Күп булса, балык үлә башлый. Менә никтер шулай, азык җитми башлыйдырмы артса... Балыкны тотарга кирәк.
Балыкның каян килгәнен белсеннәр һәм традицияләрне сакласыннар өчен, муңхага балаларны да алып чыгалар икән. Бу юлы да инде, әйткәнемчә, шәһәрдән студент яшьләрне китергәннәр иде. Чиктән тыш бәхетле бер кызга – студентка Анастасия Алексеевага сүз катып, ничәнче тапкыр катнашуын сорадым. Беренче генә тапкыр икән. «Моңа кадәр үзләре белән алмадылар», – диде ул, кемгәдер үпкәләп, иреннәрен турсайтып. Ярар инде, Настя, бу юлы алдылар бит, әле кем диген – министр үзе!
Бу минем өчен традицияләрне саклау, яңалык белү, – ди аның янында басып торган Эдита Сипсова.
– Кечкенә классларда укыганда катнаштырдылар, әмма анда без берни дә эшләмәдек, кечкенә идек. Хәзер инде мин үстем, эш куштылар, – дип чиксез куанып сөйләде Ноолур Доонун исемле егет. Ул гаҗәпләнеп әйтеп куйды: аның өчен бу – беренче чиратта саф һавадагы ял икән, ә менә иптәшләре арасында «эшлисе була» дип авырсынучылар да булгалый, ди.
Балыкчыларның шундый гадәт бит инде – «шуның кадәр тоттым» дип мактанышырга яраталар. Мин биредәге өлкән балыкчыларның берсеннән – ел саен 4–5 тапкыр муңхага барган Тимофей Поповтан «Иң күп балык күпме булды?» дип сорадым. «Ике тапкыр җылым белән кердек, 300 капчык чыгардык», – ди. Бер капчык 40–50 кг, дип алсак, 12–15 тонна булып чыга.
Шулкадәр балыкны кая куясыз?
Ашыйбыз. Танышларга бирәбез... Төньяк олыслар белән чагыштырганда, бездә күлләр кечкенә. Шуңа безнең балык сатарга калмый.
«Себердә бернәрсә дә җиңел бирелми. Барысы да авыр хезмәт нәтиҗәсе, – дип аңлатты министр Петр Шамаев. –Мин ауга 6 яшьтән йөри башладым. Башта карап кына йөрдем, аннары әти белән аттым. Ялгызым гына беренче тапкыр 4нче класста үрдәккә бардым. 12 калибр бирделәр миңа, мин кечкенә, мылтык җиргә тия, шуңа күрә кулга тотып кына йөри алам. Ә алай йөрергә, кешегә төбәргә ярамый. Шуңа күрә, ялгызым гына чыгып китә идем. 2–3 патрон бирә әти – берни дә ата алмый кайтасың икән, ул елны ауга башкача бара алмыйсың. Шуңа тидерергә тырышасың – якын ук килеп атасың... Бездә ауга йөрмәгән ирләр юк. Ә менә муңхага 6–7нче класста гына бардым. Чөнки монда авыр эш, тик йөрер өчен генә беркемне дә алмыйлар. Хәзер мин елга бер тапкыр булса да барам. Мин үзем Вилюй олысыннан, анда җылымнар шулкадәр зур – бер ягын берничә ир тарта. Бишәр көн рәттән балык чыгаралар. Бездә боз 1 метр булганда да керәләр. Ә бу якларда боз 15–20 см булганда гына эшлибез. Безнең өчен традицион инде бу. Кышка кергәндә мал чалалар, әмма ул бит җитми, шуңа да мөмкин кадәр күбрәк балык алып калырга тырышалар.
Күл астына җылым ничек сузыла?
Кешеләр өелешеп күлгә таба кузгалгач, мин дә шунда йөгердем: муңханы күрәсе бар бит. Күл астына җылымны ничек сузганнарын күрәсем килде. Тимофей Попов һәм министр үзе, карга сызымын сызып, муңханың асылын аңлатты:
Җылымның ни зурлыкта булуыннан чыгып, күлдә балык тота торган мәйдан ачыклана. Аннары күл уртасына өчпочмак рәвешендәге бәке тишәләр. Шул өчпочмаклы бәкедән ярга таба овал рәвешендә вак бәкеләр тишә башлыйлар. Таякка бау бәйләп, шул өчпочмаклы бәкедән вак бәкегә таба сузалар. Ә вак бәкеләрдә ике җәпләкәле чәнечке белән таякны эләктереп алалар һәм алдагы бәкеләргә таба озаталар.
Таякка бәйләнгән бау боз өстендә яткан җылымга бәйләнгән. Таяктагы бауны чишеп алып, ирләр бауны тарта башлый – җылым өчпочмаклы бәкедән боз астына төшеп китә. Җылым ике метр биеклектә – өске ягында калкавычлар, аскы ягында батыргычлар: күл астына төшә дә утыра. Аннары инде шул ук технология буенча, күл аслатып, җылымны ярга таба өстериләр.
Җылым овал рәвешендә ярга таба шуыша, ә аның иң уртасында «ия» дип аталган капчыксыман урын бар. Балык, качарга урын эзләп шунда керә, һәм иң соңыннан шул ияне тартып чыгаралар. «Ия» – саха телендә «әни». Әниләр балаларын ашата, ия дә шулай – кешеләргә ризык бирә. Шуңа да «ия». Әле «ия»нең тагын бер мәгънәсе бар – «күл иясе».
Җылымга балыкны күбрәк кертү – кызлар эше. Алар өчен җылым килеп җитмәгән урыннарга ике яклап вак бәкеләр тишәләр. Кызлар озын таякларны шул бәкегә тыгып, суны болгата: күлдәге балыкны җылымга куалар. Бер линия булып куалар, аннары 5-6 метр алга күченәләр: кыргый җәнлекне аучыга куган кебек үк система. Ә менә җылым алдында идеаль тынычлык булырга тиеш: анда керсәң, башыңа да кундырулары бар, дип көлделәр, балыкны куркытырга ярамый бит.
Мин муңхада төрле эшләрне башкарып карадым. Таяк белән балык куркыту бик җиңел эш кебек анысы. Әмма көн буе шулай таяк болгап утыру җилкәгә барыбер ябыша, ди. Җылынасың, балык ашыйсың килсә, эшлисең инде. Ялкауланып әкрен генә болгасаң, балыкның качуы бар. Шуңа күрә таякны нык итеп болгыйсы. Таяк өчен җирдә яткан черек агачлар ярамый – яшь каеннарны чабалар. Моның да мәгънәсе бар: черек агач, сынып, суга төшеп китә ала, бу исә – җылымга эләгәчәк һәм комачау итәчәк, дигән сүз. Ә эш беткәч, егетләр һәм аларның әти-әниләре кызларның балык куган таякларына карап, булачак «кәләш»ләренә бәя бирә икән. Таяк бик нык ашалып беткән булса, димәк, кыз ялкау түгел, тырышып болгаткан күл суын. Агачның кабыгы да купмый калган икән – хәйләләп кенә утырган, ялкау кыз. Агачның кабыгы ышкылып бетеп, юка гына калган бер тырыш кызны фотога төшермәкче идем, риза булмады. Әйтәм бит, саха кызлары бик оялчан.
Күл астыннан җылымны тарту да җиңел эш түгел. Дистәләгән метрга сузылган җылым күлдәге суусемнәрне дә җыеп бара – барган саен авырая бара. Бу эшне биредә яшь егетләргә тапшырганнар: аларга «тарт! тарт!» дип команда биреп кенә торалар. Өч егет җигелеп тарта, аннары боз өстенә авалар: монда нинди туңу! Алай да яшьләргә кызык инде аларга – бер-берсенә «тарт!», «тарт!» дип тарталар, берәрсенең аягы таеп китеп егылса, дөньяларын бетереп көләләр. Катырак тартып җибәрсәләр, бәкедә карап торучысы «тукта, тукта!» дип туктата. Татар авылындагы кебек тоелып китә.
Гомумән, муңхада берәүнең дә эше җиңел түгел һәм бик җаваплы дип таптым. Мәсәлән, бәке тишү. Аны «анньыы» дип аталган сөңге белән тишәләр, «пешня» була инде. Мин дә тишеп карыйм әле, дидем, әмма чаба башлауга туктаттылар: дөрес эшләмисең, диләр. Мин лом белән чапкан кебек чабам – сугасың да каерасың. Ә монда алай ярамый: сөңге башы өчпочмаклы рәвештә ясалган, туры итеп суксаң да бозны вата, ә салкында каерсаң, тимернең сынуы бар. Бәкеләр бик күп кирәк – балыкны куарга, җылым тарттырырга. Тиз-тиз тишәсе, кулың нык булырга тиеш: сөңгене бәкегә төшереп җибәрсең – бетте! Аның су төбендә җылымга эләгүе бар, шуңа күрә аны яки бик нык азапланып алырга тырышачаклар, яки инде җылымны башка якка таба сузарга туры киләчәк – зур хезмәт дигән сүз. Кышын алып булмаса, сөңгене җәй булса да алалар – чөнки ул киләсе елларда да җылымга эләгеп, аны әрәм итүе бар.
Тагын бер эш бар – бәке урынын, балык салыначак боз өстен чистарту. Монысы без күнеккән эш инде – кар көрәү.
Балык уртача, ә без шат
Менә шулай эшли барабыз, саран якут кояшы исә югалырга да маташа башлады. Көн суытты. Менә иң әһәмиятле вакыт та килеп җитте – җылымны ярга кадәр тарттырып китереп җиткерделәр. Яр буенда күл уртасындагы кебек үк өчпочмаклы зур бәке тиштеләр. Һәм, ниһаять, җылымны шуннан тартып чыгара башладылар.
«Муңха күлне чистарта» дигән сүзнең дөреслегенә инандым. Җәтмәгә ияреп, әллә никадәр суусем чыга. Җәтмәне егетләр-кызлар чистартып, дөрес итеп тигезләп төреп баралар. Иртәгә тагын муңхага барасы – башкача ярамый. Мондагы хезмәт, мондагы эш! Беркем дә тик тормый – берсе чистарта, берсе төрә, берсе һаман да балык куркыта... Ә бөтенесенең дә күзе өчпочмаклы бәкедә. Үзләренчә сөйләшәләр, мин «балык-балык» дигәнне генә аңлыйм. Бөтенесе дә шаярта.
«Балык күп микән?» дип сорыйм бер абзыйдан. «Җылымны тартуга караганда, әйбәт булырга охшаган», – ди. Аннары әйтә – балык чыкканчы, алай фаразларга ярамый.
Түземсезләнеп, мин дә көтәм. Күпме чыгар икән? «Әнә, ия чыга хәзер», – ди министр. Чыннан да, бәкедә балыклар күренә башлады. Ул арада җылымны тартучы абзый бер киерелеп тарткан иде, өчпочмаклы бәке тулысынча кәрәкәләр белән тулды. Һәрьягы 2 метр булган өчпочмаклы бәке тулы балык! Бәке өсте ап-ак пар, борынга җылы исе килеп бәрелде. Кешеләр шатланышып көлешә, кызлар чәбәкәй итә. Балык бар, димәк, яшибез! Әмма озак шатланышырга вакыт юк иде – һәр эшнең рәте бар шул. Себер суыгы монда, балык катканчы алырга кирәк Тиз-тиз җәтмә белән балыкны сөзеп, кардан чистартылган бозга таратып сала башладылар. Балык салкын бозга төшүгә бер-ике генә чәбәләнә дә- ката да кала. Аны шул килеш язга кадәр саклап була. Кәрәкәне гадәттә кыздыралар, һәм саха халкы аны бик аз өлешен гына чүпкә чыгарырлык итеп ашый, ди. «Сез балыкны ашый белмисез, яртысын чүпкә чыгарасыз», – ди авыл кешеләре.
Боз өсте тулы балык. Аны көрәкләр белән җәйделәр. Җылымны төреп куйдылар. Үзләренчә ниләрдер сөйләшәләр, көлешәләр, куаналар – мин үземне чит илдәге кебек хис итәм. Минемчә, бик күп балык кебек. Бу кадәр балыкны минем балыкчылык хуҗалыкларында, күле белән балык сөзгәндә генә күргән бар.
Балык күпме? – дип сорыйм.
Үземнең авыз колакта: әйтерсең лә мин тотканмын! Муңханың шат рухы миңа да йоккан икән ләбаса – рәхәт бит ул балык тотуы! Каяндер гаип хәзинәсенә ия булган кебек хис итәм үземне. Әмма авыл агаеның кыска җавабы гына җиргә тартып төшерде.
Норм.
Министр аңлатып бирде. Балык күп түгел икән. «Уртача», – ди. 1 тонна чамасы. Кеше саен 30 кг тирәсе, бу – күп түгел. «Без балыкны үзебез белән алмыйбыз, авылда калдырабыз, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә таратабыз. Әле иртәгә дә барабыз».
Балыкчы табышын күрсәтеп мактанмаса, балыкчы буламы соң? Бар да балыклар белән кат-кат фотога төште: күмәкләп тә, аерым-аерым да. Аннары якут пычаклары белән үкчәләргә каткан бозларны ваттылар. Күл өстендә йөреп, аякка боз «әһ» дигәнче ката. «Якут үкчәсе» дип атыйлар икән аны.
Ефим Ефимович исә балык күләменнән канәгать иде. «Иртәгә күлнең теге ягына барабыз», – диде ул, шат елмаеп. Гадәттә, бу күлдән 3 тонналап балык була икән. Бу юлы «муңхага барырга ярамаган кеше булдымы әллә» дип сорамадым инде, болай да беләм бит – ут белән чистарынмаган бер кеше барлыгын төгәл беләм.
Хапсагай: саха халкының милли көрәше
Муңхадан соң саха халкы «хапсагай» дип аталган милли көрәш уздырган. Сәбәбе бик гади: туңган кешеләрне җылыту ысулы һәм кызларга, аларның әти-әниләренә кайсы егетнең булдыклы икәнен күрсәтү. Кагыйдәләре бик-бик гади – кем аягыннан кала кайсы да булса җире белән беренче булып җиргә тия, шул җиңелә. Тезләнәме, таянамы, аркасына егыламы – барыбер. Сугарга һәм аяк киеменнән кала урынга тибәргә ярамый. 30 градус салкын, ә егетләр, бияләйләрен салып атып (алайса кул тотмый бит!) хапсагайга чыкты. Приз – министрның 5 мең сум акчасы. Саха көрәше бик тиз бара, татарның бил бирмичә азапланганнарын карап торганнан соң – аеруча. Бер-ике бәрелеш – һәм инде берәрсе җиңелә дә. Карап торырга да бик кызык – кемдер көндәшен егарга маташканда үзе таеп егыла, кемдер хәйлә белән, кайсыдыр көч белән. Бу хапсагайда Адель җиңде, министрның акчасы һәм катнашучыларның алкышлары аңа булды.
Хапсагайдан соң балыкны бүлешә башладылар. Шулкадәр диккать белән һәм нәрсәләрнедер ачыклый-ачыклый бүлештеләр ки, минем хәтта «аңлатыгыз әле» дигән соравым да берничә кат җавапсыз калды. Шуңа да дәшми генә карап тордым бүлгәннәрен. Капчыкларга тутырдылар, табышны җилкәләргә салып, ярга юл тоттылар. Күл уртасына салынган сукмактан капчык белән балык күтәргән ирләр, хатыннар ярга юнәлде... Кояш инде баеган, озакламый караңгы төшәчәк. Телефоннар гына түгел, пауэр банклар да утырып бетеп бара...
«Балык әйбәт булдымы соң?» – дип сорыйм битләре алланган, күзләре шат бер ападан.
Әйбәт!
Сез канәгатьме?
Без һәрвакыт канәгать, – ди апа. – Быел 3 тапкыр бардым.
Тагын барасызмы соң?
Иртәгә!
Шәп ысул икән муңха! Мин дә шулай балык тота башлыйм әле. Технологиясен беләм хәзер. Җиһазларын, муңхага барырга әзер кешеләрне һәм җылым белән сөзү тыелмый торган балыклы күлне генә табасы калды.
Шулай ук озын-озак урман юлларыннан кайтабыз… Ә күктә – кып-кызыл ай, кызыл шәүләсе җиргә дә төшкән. «Канлы ай» дигән атмосфера күренеше монысы: Кояш яктысы Айга Җир атмосферасы аша узып төшкәндә була торган күренеш. Табигатьнең чагыштырмача сирәк очрый торган тагын бер күренешен күрергә насыйп булган.
Ә күңелдә никтер чиксез сагыш. Авыл кешеләренең йөзләре күз алдыннан китми. Самими, тырыш, бик җәфаланып көн күрүче авыл кешесе шундый ул, кайда гына яшәвенә карамастан: Чечнядамы ул, Татарстандамы, Якутиядәме… Рәхмәт инде аларга.