Мунчос, Чантурийлы блогинг мәктәбендә укучы: «Өйрәтергә популяр блогерлар килсен иде»
«Идел» яшьләр үзәгендә «Zaman» блогинг мәктәбе узды. Без, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан җыелган катнашучылар, 3 көн дәвамында блогинг өлкәсендәге белемнәребезне арттырдык. Чарада блогер булырга теләгән, Россиянең төрле төбәкләреннән 30 кеше катнашты.
Мин – «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Ралинә Сәлимова да – «Идел» яшьләр үзәгендә «Zaman» блогинг мәктәбендә укып чыктым, дип әйтә алам.
Беренче көнне катнашучылар белән бергә йөри алмадым. Алар «Татмедиа»да урнашкан «Кәеф» медиа лабораториясендә кунакта булды, «Ялкын» журналы проектлары белән танышты. «Татар радиосы» ди-джее, СММ-белгеч Зилә Сабитовадан социаль челтәрләрдә текст язу үзенчәлекләрен белделәр. СММ өлкәсендә белгеч Камилла Сафарова катнашучылар белән үз блогларын үстерү серләре белән бүлешкән.
Ә кич белән катнашучылар үзләре белән таныштырды. Шунда без бер-беребезнең кайсы төбәкләрдән килүебезне, кайда укыганыбызны, эшләгәнебезне һәм нинди темага кайсы социаль челтәрләрне алып баруыбызны белдек. Бирегә Ульяновск, Төмән, Әстерхан, Удмуртия, Яр Чаллы, Актаныш, Саба, Пенза, Башкортстаннан килүчеләр бар иде.
Шунысы кызганыч, чараның исеме «Заман» татар блогингы мәктәбе» дип аталса да, яшьләр үзләре турында рус телендә сөйләде. Бирегә килгәндә «татар» блогингы булгач, татарча сөйләшерләр, дип уйлаган идем. Тик алай килеп чыкмады. Әгәр дә 30 кеше арасында 1 генә кеше татар телендә сөйләшмәсә, шунда ук 30ы да рус телендә сөйләшә башлый. Бу – яңалык түгел, ә киң таралган күренеш инде.
Шулай да, коридордан барганда, 2 татар кызының үзара татарча сөйләшкәнен ишетеп, эчемнән генә шатланып куйдым.
Танышу 1 сәгать дәвам итте. Биредә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге катнашучылар да барлыгы ачыкланды. Шунысы кызганыч, безнең төркем, нәкъ филология факультетындагы сыман, 2 бөртек егеттән торды. Ә алганнары – кызлар. Кайда икән ул егетләр? Бөтенесе физик һәм математик булырга укыймы?
Икенче көнне без «Идел» үзәге территориясендә генә булдык. 3 тапкыр ашаттылар, «Түбәтәй» рестораныннан 2 камыр ризыгы өләштеләр, төрле блокнотлар, ручкалар, сумкалар, су савытлары бирделәр. Минемчә, бу бүләккә бөтен катнашучы шатланды.
Көн дәвамында безнең алда 3 төрле спикер чыгыш ясады. Беренче спикер «Татарский Тик-Токер блогер» дип үзен тәкъдим иткән Айнур Даллас (Мунчос) иде. Ул исә блогинг өлкәсендә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, татар контентнын төшереп, күп карау җыеп булачагын һәм, онлайн-мәктәптә эшләп, 1 ел эчендә ипотеканы каплап булуын әйтте. Балаларга имтиханга әзерләнгәндә репетитор булсаң, аларга курсларыңны сатсаң, баеп була икән. Иң мөһиме – сата алырлык аудиторияң булуы шарт.
Тик шулай да ул минем сорауларыма җавап бирә алмады. Мәсәлән, башка блогердан реклама алган очракта, шәхси аккаунтың битен «ябаргамы» яки «ачаргамы» дигән сорауга «белмим инде, статистиканы интернеттан карарга кирәк» дигән җавап яңгырады. Мондый җавап белән генә канәгать калып булмый. Икенче сорау: «Видеолар күп карау җыйсын өчен көненә ничә видео куярга кирәк?» – дигән идем. Моңа блогер көненә кимендә берне куя барырга киңәш итте. «Һичьюгы берне булса да куегыз. Сыйфатлы булмаса да, куегыз. Бүген сезне 100 кеше булса да күрсен. Ә икенче көнгә башка видеогыз меңләгән карау җыярга мөмкин», – диде.
Әмма аның җавабы шик тудырды. Әгәр, сыйфатка игътибар бирмичә, теләсә нинди контент куя башласаң, синең даими карап барган язылучыларыңны биздермисеңме соң?
Икенче спикер – Элмира Мефтахова иде. Дөресен генә әйткәндә аның нәрсә турында сөйләгәне истә калмады. Үз-үзенә реклама ясаган кебек булды. Аның яраткан артистлар һәм брендлар белән ничек эшләве кемгә кызык булды икән? Сүзне спикер: «Я не блогер», – дип башлады. Мин, махсус, Россия территориясендә тыелган социаль челтәрдән һәр спикерның язылучылар санын карап бардым. Бер мең дә юк.
Мин, бирегә килгәндә, безгә күп санлы язылучылар булган блогерлар спикер булыр, дип уйлаган идем. Әмма биредә төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып барган спикерлар тәкъдим ителде. Гомуми үсеш өчен һәм менә шундый өлкәләрдә дә акча эшләп була икәнне белү өчен файдалы сыман инде. Әмма блог алып бару буенча түгел. Киләчәктә нәкъ менә күп аудитория туплаган блогерлар спикер буларак килеп, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашса, кызык булыр иде дигән фикердә калам.
Киләсе спикер – Ираклий Чантурий. Иң башта ул аудитория каршында күпмедер вакыт бер сүз эндәшмичә басып торды. Катнашучылар, сәерсенеп, үзара караша башлады. Шунда берсе: «А что происходит?» – дип сорагач, Ираклий үзенең дәшмәвен тест булуы белән аңлатты. Шул рәвешле ул төркемдә лидер сыманрак кешене билгеләгән икән... Ә бәлки, алай түгелдер дә...
Аннары сүзе медицина бүлегендә укуы турында сөйләде. Әмма моның белән генә аның тестлары тәмамланмады. Ул кесәсеннән 100 сум акча чыгарып: «Кемгә кирәк?» – диде. Залда утыручылар «миңа!», «безгә!» дип әйтергә ашыкты.
Ул «безгә» дип әйтүчедә тукталып: «Беркайчан да «безгә» дип сөйләмәгез. Сез бит белмисез аңа бу 100 сум кирәкме яки юкмы икәнлеген», – диде.
Студент кызларга әлеге практика ошады. Алар бу «социаль экспериментта» бик актив катнашып утырдылар. Әмма студент булмаганнарга бу тест кызык булмас, дип уйлыйм. (Алар күптән үзләренең җитәкчеләренә «ручка» сатканнардыр).
Алга таба катнашучылар үз проектлары белән таныштырды. Кем нинди проект, блог, контент алып бара, нинди историяләр яздырганнарын күрсәттеләр.
Мин үзем дә «Интертат»та 20 марттан бирле чыга килгән, диалектларга багышланган «Актаныш килене» проектын тәкъдим иттем. Юмористик форматта төшерелгән видеолардан көлү ишетсәң, уңыш инде. Чөнки төп максат – кешегә позитив хис-кичерешләр бирү һәм файдалы мәгълүмат белән уртаклашу иде.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова төбәкләрдәге диалектларга да игътибар итәргә киңәш бирде.
Һәр төбәктә төрле диалектлар очрый. Әлеге проектны үстерү максатыннан, төбәкләрдәге диалектларны да кертергә була. Бу тема чыннан да бик кызылы. Ул күңел ача торган видеолар гына түгел, аның файдалы мәгълүматы да бар. Видеолар аша нинди диалектлар булуын, кайда ничек сөйләшүләрен белеп була, – диде ул.
Кич белән катнашучыларга практик биремнәр үтәргә кирәк иде. Аның өчен, командаларга бүленеп, трендта булган видеолар төшерергә һәм бөтен кеше алдында аларны тәкъдим итәргә кирәк иде. Бу бирем бөтенебезгә ошады. Өстәвенә, төшерелгән видеолар бу мәктәп турында истәлек итеп сакланачак.
Өченче көне дә программа тыгыз иде. Беренче чыгыш ясаган спикер – «Белем.ру» порталы җитәкчесе, программист, шагыйрь, тәрҗемәче, педагог-психолог, коуч, китаплар авторы, проектлар уйлап табучы Раил Гатауллин иде. Ул катнашучыларга аеруча да ошады. Үзенең презентациясендә ул проектлары белән таныштырды, кемнәр белән хезмәттәшлек иткәне турында сөйләде һәм теләк белдерүчеләр белән элемтәгә чыгып, аларга да ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
Алга таба контентмейкер Регина Гарипова иде. Ул үзе белән төсле лампалар күтәреп килгән иде. Алар белән ул безгә утны ничек дөрес куярга, кайдан яктыртсаң яхшырак була икәнне күрсәтте. Гомумән, кешене ничек дөрес итеп видеога төшерү серләрен ачты. Мәсәлән, кешене ерактан төшергәннән соң, шунда ук битен якыннан алып төшерү дөрес түгел икән. Башта, һичшиксез, баш белән гәүдәне кертергә кирәк. Схема – баш, гәүдә, аяк-кул – гәүдә һәм баш – баш. Регинаның язылучылары да 4 меңнән артык иде. Әлеге спикерның чыннан файдасы бар икән.
Соңгы спикер – ул видеограф Надя Дик. Ул безгә экспертлы рилслар төшерү буенча киңәшләрен бирде. Шулай ук үз курсларыңны кешегә ни рәвешле сатып була икәне турында сөйләде. Мәсәлән, мин «воронка продаж» яки татарча «сату бүрәнкәсе» дигән төшенчә белән таныш түгел идем.
- «Воронка продаж» – булачак сатып алучының товар белән беренче танышудан алып чын сатып алуга кадәр фаразланган «сәяхәтен» тасвирлаучы маркетинг моделе.
Шуңа күрә, әлеге спикерга да – чып-чын «респект!» Ул күрсәткән мәгълүмат күпләргә файдалы булды. Тактага язган һәр язуын кесә телефоннарына төшереп баруларын күрдем.
Зөлфия Ибләминова блогинг мәктәбе белән канәгать булуын әйтте.
Быелгы блогинг мәктәбе яхшы узды дип саныйм. Катнашучылар актив, яңа белемнәр алырга әзер торган егетләр-кызлар иде. Спикерлар буенча да блогинг белән бәйле төрле темаларны ача алырдай кешеләрне чакырырга тырыштык. Катнашучылардан җылы сүзләр генә ишеттек. Алар өчен файдалы булды, дип ышанасы килә, – диде.
КФУ студенты, Әстерхан татары Мәрьям Якубова:
«Zaman» блогинг мәктәбенә икенче тапкыр килдем. Беренче тапкыр узган елны килгән идем. Кабат барачагымны белгәч, нык шатландым. Уку-укыту буенча файдалы мәгълүматлар бар иде, әмма мин бернинди дә яңалык күрмәдем. Шуңа да карамастан, социаль өлкәдә алга таба үсеш өчен зур этәргеч алдым. Мин ышаныч белән әйтә алам: мәктәп үз блогын яңа гына башлаган кешеләр өчен яраклы. Дәвамлы блогерлар өчен, шул исәптән минем өчен дә, мәгълүмат ныгытылачак кына. Киләсе тапкыр катнашучы буларак бармыйм, ләкин спикер сыйфатында бара алырмын, дип уйлыйм.
«Луч-Әлмәт» телекомпаниясе журналисты һәм алып баручысы Рамилә Хәмидуллина:
«ZAMAN» блогинг мәктәбендә икенче тапкыр катнашам. Ел саен оештыручылар – «Идел» яшьләр үзәге коллективы – әлеге форумга яңалык кертергә тырыша, төрле юнәлешләрдәге мастер-класслар, кызыклы очрашулар үткәрә. Монда килгән яшьләрнең активлыгына, тырышлыкларына, нинди максатчан һәм киң кырлы шәхесләр булуларына сокландым! Алардагы иҗат ташып тора! Төп һөнәрләре буенча төрле өлкәләрдә эшләүче иҗади кешеләр җыелган иде. Блогинг мәктәбендә бирелгән белемнәр алар өчен киләчәктә социаль челтәрләрдә үз блогларын булдыру, үстерү өчен ниндидер илһам өстәп җибәрүче этәргеч булыр, бәлки. Монда килгән егет-кызлар әлеге юнәлештә үсәргә теләүләре сизелә.
Үзем күп еллар Әлмәттә медиа өлкәсендә эшләгән журналист буларак та миңа бу блогинг мәктәбе яңа белемнәр тупларга менә дигән мөмкинлек булды. Барганыма бик сөендем. Яңа танышулар, кызыклы практик биремнәр, гомумән әйткәндә, танылган блогерларның эш үрнәкләре белән танышу файдалы булды. Бүгенге көн өчен бик актуаль эш бу. Мәктәпнең исеме дә бит юкка гына «Заман» дип аталмаган. Бу форумны оештыручыларга, яшьләр белән, татар яшьләре белән шундый эш алып барган «Идел» яшьләр үзәге командасына зур рәхмәт! Бу проект дәвамлы булсын иде! – дип сөйләде ул.
Гомумән алганда, яшьләр үзләренә яңа белемнәр туплады. Алар видео, фотоконтент ясау, дөрес текст язу, үз блогыңны үстерү серләренә төшенделәр. Әлеге мәктәптә без яңа дуслар таптык, бергәләшеп волейбол уйнадык, дискәтүкләрдә күңел ачтык, кызыклы практик биремнәр үтәдек. Кыскасы, нәкъ лагерьда булып кайткандай булдык. Мәктәпне оештыручыларга рәхмәт. Тик шулай да алга таба тәҗрибә белән уртаклаша алырлык, күпсанлы язылучылары булган блогерлар да килсен иде, дигән теләктә калам.