news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мунчада ис тиеп, берьюлы өч ир-ат үлгән

Фаҗигадән соң, судмедэкспертиза билгеләнгән.

news_top
Мунчада ис тиеп, берьюлы өч ир-ат үлгән

21 гыйнварда төнге берләр тирәсендә Уфада өч ир-ат мәете табыла. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Башкортстан чәчәкләре» коттеджлар бистәсендә мунчада ир-атлар һәлак була. Башлангыч фаразлар буенча, бу кешеләргә ис тигән булуы ихтимал.

Мәрхүм ир-атлар Уфага Омскидан килгән булган. Алар биредә эшләгән.

«Өч кеше мәетен табу факты буенча, тикшерү бара. Фаҗиганең ничек килеп чыкканы ачыклана. Аларның ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде», — дип сөйләгәннәр агентлыкка республика буенча Тикшерү комитеты идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар