“Мунча ташында”гы Матуркаева эротик фотолары белән шаккаттырды
“Мунча ташы” эстрада театрында Матуркаева булып танылган Алчәчәк Әхмәтова инстаграм битендә эротик фотолар урнаштырган.
“Мунча ташы” татар сатира һәм юмор эстрада театрында ун ел буена эшләгән “Матуркаева”ның театрдан киткәненә бер ел чамасы бар. Бүгенге көндә аның 2010 елда Түбән Кама шәһәрендә ачкан хатын-кызлар киеме кибете эшләп килә. Алчәчәк әңгәмәләрендә дә кибеткә товарны Төркиягә барып, үзем сайлап алып кайтам, дигән иде. Инстаграм челтәренә исә Алчәчәк Әхмәтова коену киеменнән генә тәнен күрсәтеп, Төркиядә төшкән фотоларын керткән. Һәм, иң кызыгы, фотолар астында бер тәнкыйть сүзе дә юк.