Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунча ташы театры артистлары: «Интернетта артыгын язалар, барыбыз да исән-имин»

«Мунча ташы» театры артистлары хәлләренең әйбәт булуы хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
Мунча ташы театры артистлары: «Интернетта артыгын язалар, барыбыз да исән-имин»
Салават Камалетдинов

«Мунча ташы» театры артистлары 29 февральдә юл һәлакәтенә очрады. Бүген артистлар тамашачыларга видеомөрәҗәгать белән чыктылар.

«Кадерле дуслар, яраткан тамашачылар, дүрт елга бер килә торган 29 февраль безгә сюрприз әзерләгән булган, Аллаһы Тәгалә безгә сынау һәм кисәтү җибәргән. Әйбәт кенә Кукмарага килгән җирдән автобусыбыз төшеп батты. Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Интернетта артыгын язалар, автобусыбыз әйләнмәде, юл кырыена төшеп китте. Юлларда исән-имин йөрергә язсын. Көлеп яшик. Ташка су сибү - сездән, көлдерү - бездән. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Концертларыбыз график буенча барачак!» — дип җиткерде «Мунча ташы» театры артистлары.

«Аллага шөкер! Барыбыз да юлда йөрибез! Исән-сау гына була күрегез! Фәрештәләр канат җәеп торгандыр - күпме кешене шатландырып йөрисез», — дип язган юморист Җәвит Шакиров.

«Әлфискә гипс куйганнармы? Сынган жире бармы? Исән-сау булыгыз!»;

«Бик кайгырдык инде, Аллага шокер, барыгыз да исән-сау. Юлда төрле чак була шул, исән-имин йөрергә язсын барыбызга да», — дип җылы теләкләрен җиткергәннәр артистларның тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100