Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы»ндагы Рөстәм Хәсәнов һәм Илгиз Гыйлфановка мактаулы исем бирелде

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла театрда унике ел буе эшләгән Рөстәм Хәсәнов белән Илгиз Гыйлфановка дәрәҗәле исем бирелүе турында Инстаграм битендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

news_top_970_100

«Сәлам, дуслар! Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә, сезнең яраткан артистларыгыз Рөстәм Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфановка «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килде!

Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик күп кызык рольләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр, хөрмәтле тамашачылар!

Мин, җитәкче буларак, шатланып суыткычта уз «ухасын» көтеп яткан балыклардан уха пешердем! Ашадык, ошады! Һәрвакыттагыча ирләр пешергән ризыкта тозы азрак диделәр», — дип язган Гамил Әсхәдулла.

«Искиткеч талантлы егетләр икесе дә, мин аларга сокланып туя алмыйм һәм бик шатмын аларның шундый уңыш казануларына. Афәрин, егетләр!», «Уңышларыгыз дәвамлы булсын!», «Бик шатбыз! Яңадан-яңа уңышлар, рольләр», — дип котлаган халык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәләм дуслар!Көн саен колакны ярып,куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә,бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә сезнең яраткан артистларыгыз Рустам Хасанов hәм Илгиз Гильфановка Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килеп иреште???????? Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып ,бик куп кызык рольлләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дэ алар сезне кызык рольлләре белән сөендерерләр хөрмәтле тамашачылар!Мин җитәкче буларак шатланып морозильникта уз "ухасын" көтеп яткан балыклардан уха пешердем! Ашадык охшады! Хәрвакыттагыча ирләр пешергән ризыкта тозы азрак диделәр!????????

Публикация от Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100