Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы»на яңа артист» — Диләрә Илалетдинованың TikTok видеоларын халык яраткан

Яңа видеолар төшерергә этәргеч бирә торган смайликларны исәбе-хисабы юк.

news_top_970_100
«Мунча ташы»на яңа артист» — Диләрә Илалетдинованың TikTok видеоларын халык яраткан
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

Җырчы Диләрә Илалетдинова декрет ялында булу сәбәпле, концертларда чыгыш ясамый башлады. Әмма ул яңа шөгыль тапкан, TikTok төшерә. Бу шөгылен халык та яратып өлгергән, яңа видеолар сорап кына торалар.

«Директка видеолар күбрәк төшер дигән бик күп хәбәрләр килде. Мин төшереп торырмын, ә сездән комментарийлар көтеп калам», — дип язган җырчы.

Чираттагы видеосы «Мунча ташы» артистларына «пародия». Аны 8 500 чамасы кеше караган.

«Оста уйныйсың», «Яратып карыйбыз. Юмористка», «Шундый кызык килеп чыга», «Актриса», «Чын итеп уйныйсың», «Син чын актриса икән бит. «Мунча ташы»на яңа состав җыймыйлармы икән соң», «Диләрәнең яңа ягын ачтык» кебек комментарийлар белән канатландырган җырчыны виртуаль дуслары. Ә яңа видеолар төшерергә этәргеч бирә торган смайликларның исәбе-хисабы юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100