«Мунча ташы» эстрада театры артисты Илгиз Гыйльфанов гаиләсендә сөенеч
Артистның кызы дөньяга килгән.
«Мунча ташы» эстрада театры артисты Илгиз Гыйльфановның кызы туган. Бу хакта театрның инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткәннәр.
«Дуслар, бик зур шатлыгыбыз бар! Артистыбыз Илгиз Гыйльфановның икенче баласы — кызы туды! Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез», — диелә анда.
Инстачылар сабыйның камил акыллы, сау-сәламәт булып үсүен теләгәннәр. «Булдырасың, Илгиз», — дип тә язганнар.
Шушы арада артистның тагын бер сөенече булган. Илгиз Гыйльфанов һәм аның сәхнәдәше Рөстәм Хәсәновка "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелгән. Бу турыда шулай ук юмор театрының инстаграм битендә язып, фотолар урнаштырганнар.