news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы» артисты Рөстәм Хәсәновның өченче улы туган

Хезмәттәшләре Рөстәм белән тормыш иптәше Айгөлне бу сөенечле вакыйга белән тәбрикли.

news_top
«Мунча ташы» артисты Рөстәм Хәсәновның өченче улы туган
https://www.instagram.com/munchatashi/

«Мунча ташы» эстрада театры артисты Рөстәм Хәсәнов тагын бер тапкыр әти булган. Рөстәм һәм Айгөл Хәсәновлар гаиләсендә өченче малай дөньяга килгән. Бу хакта «Мунча ташы»ның инстаграм сәхифәсендә язганнар.

«Өегезгә нур өстәп, зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын», — дигәннәр анда.

Алдагы көнне театрның инстаграм дуслары арасында театрыбызының кайсы артисты әти булды дип сорашу үткәргән булганнар. Инстачыларның күбесе Рөстәм икәнлеген чамалаган. Гамил Әсхәдулла түгелме икән дип уйлаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар