news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мунча морҗасыннан чыккан ут аркасында бер авылда унбер корылма янып беткән

Көндез башланган утны сүндерү өчен вертолет чакыралар.

news_top
Мунча морҗасыннан чыккан ут аркасында бер авылда унбер корылма янып беткән

25 мартта көндез Тверь өлкәсенең Вышневолоцкий районындагы Тверстянка авылында коточкыч янгын була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тверь өлкәсе буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын бер йортның мунчасында морҗа таушалу сәбәпле килеп чыккан.

Янгын турында 15.12 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга коткаручылар, ашыгыч ярдәм бара. Утны сүндерү өчен су сала торган кәрҗине булган КА-32 вертолетын да чакырталар.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр унбер корылма — биш бакча йорты, хуҗасы булмаган алты корылма януын ачыклый.

18.42 сәгатьтә ачык утны бетерәләр. Янгынны тулысынча сүндереп бетерү турында 20.25 сәгатьтә игълан ителә.

Социаль челтәрләдә чыккан кадрларны Тверь сайты урнаштырды. Бу сайтта «авылда унҗиде йорт янып беткән» дип яздылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар