Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунча, гараж өчен салымны яңача билгеләү ничек була?

Яңача билгеләгән очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак.

news_top_970_100
Мунча, гараж өчен салымны яңача билгеләү ничек була?

Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә, шул исәптән Башкортстан, Камчатка, Пермь, Хабаровск өлкәләрендә башкарылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кадастр эшләре кар эреп беткәч башлана.

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк. Аэрофотосъемка вакытында капиталь булмаган корылмалар да хисапка керергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗалар бу объектлар турында үзләре гариза бирергә тиеш булачак", - дигән "дача амнистиясе" буенча адвокат Леонид Ольшанский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100