Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунчага алып барганда төшереп җибәргән». Сөйгәнен ялгыш үтергән ир-атны хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Мунчага алып барганда төшереп җибәргән». Сөйгәнен ялгыш үтергән ир-атны хөкем иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче ир-атны 1 елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Ир-ат таныш хатынын күтәреп мунчага алып бармакчы була, шул чакта ул хатынны кулыннан төшереп җибәрә. Хатын башы белән бәрелә һәм вафат була.

Агентлык Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр иткәнчә, гаепләнүче 52 яшьлек ир-ат танышлары белән бергә бакча йортында хәмер эчеп утыра. Табын тәмамлангач, бу ир-ат 40 яшьлек таныш хатынына бергә мунчага керергә тәкъдим итә. Хатын ризалаша, ләкин аягы авыртуын әйтә.

Шуннан соң ир-ат хатынны мунчага кадәр күтәреп бармакчы була. Ләкин аны хәле җитми – хатын кулдан төшеп китә. Егылган хатын кирпечтән ясалган бусагага башы белән бәрелә, аңын югалта.

Хатын башы авыртуга зарланса да, дусты аңа «ашыгыч ярдәм» чакырмый. Ул хатынны барыбер мунчага алып керә, аннары өйгә алып чыгып, йокларга яткыра. Һәм сөйгәне йокыдан уянмый инде…

Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары хатынның үлүен раслый.

Ир-ат гаебен таный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100