Мунчада су краннарын бутап, кечкенә кызын әтисе баштанаяк кап-кайнар су белән коендырган
Югорск шәһәрендә 1нче сыйныфта укучы кыз бала әтисе белән мунча кергән, мунчада бала тәненең 84 проценты пешкән. Бу хакта «Ural Mash» Телеграм-каналына сылтама белән LIFE сайты яза.
Телеграм-канал хәбәр иткәнчә, гаилә шәхси йортта яши. Чәршәмбе көннәрендә кызны әнисе яки әбисе мунча кертә торган була, әмма бу көнне ул беренче тапкыр әтисе белән мунчага барган. Мунчада әти кеше краннарны бутаган, салкын су урынына кайнап торган су җыйган һәм кызын баштанаяк коендырган.
Баланы Югорск реанимациясенә алып киткәннәр, ә аннан вертолетта Сургутка җибәргәннәр. Хәзер кыз бала үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. Табиблар тире күчереп утырту операциясе ясарга планлаштырмый, яшь баланың организмы үз тернәкләнер, дип өметләнә.
Бу бәхетсезлек очрагы белән Тикшерү комитеты хезмәткәрләре шөгыльләнә башлаган. Шунысы да игътибарга лаек: кызның әтисе Югорскны су белән тәэмин итү хезмәте җитәкчесе булып эшли.