Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунчада кайнар сулы савытка ябышты». Өч яшьлек кызның интегеп үлгәнен анасы күреп торган

news_top_970_100
«Мунчада кайнар сулы савытка ябышты». Өч яшьлек кызның интегеп үлгәнен анасы күреп торган
https://zabaykalye.sledcom.ru

Байкал аръягында 3 яшьлек кыз бала пешкән һәм тәрбиягә алган анасы каршында интегеп үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланы тәрбиягә алган хатын бер тәүлек дәвамында сабыйның интеккәнен күреп торган. Суд карары буенча, бу хатынны 2 елга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр.

Фаҗига сентябрь башында була. 40 яшьлек хатын баласы белән мунчага керә. Кайнар су салынган тазны киштәгә куя һәм үзе читкәрәк китә. Сабый кыз юеш идәндә таеп китә һәм кайнар су салынган савытның сабына ябыша. Идәнгә егылып яткан бала өстенә кайнар су түгелә.

Шулай итеп сабыйның тәненең 60 проценты пешә. «Ашыгыч ярдәм» таләп ителсә дә, анасы аны табибларга күрсәтми. Ул икенче көнне генә табиб чакыра, тик инде соң була. Бала үлә.

«Байкал аръягында яшәүче хатын 2 елга төзәтү эшләренә хөкем ителә, аның хезмәт хакының 10 процентын дәүләт хисабына тотып калачаклар. Ул 5 ай алдарак кына бу баланы тәрбиягә ала, опекунлык рәсмиләштерә. Аны саксызлык аркасында нәни кызга үлем китергән өчен хөкем иттеләр», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Опекун хатын гаебен тулысынча таный. Баланың үз анасы да хөкем ителгән, ул хәзер төрмәдә утыра. Хокук саклаучылар аннан сорау алуны видеоэлемтә аша оештырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 декабрь 2022
    Исемсез
    Шундый әдамне узен шулай интектерерга киректә соң
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100