Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча якканнар». Ике бала һәм бер ир-ат янып үлгән, өч бала һәм ике олы кеше пешкән

news_top_970_100
«Мунча якканнар». Ике бала һәм бер ир-ат янып үлгән, өч бала һәм ике олы кеше пешкән
https://sverdlovsk.sledcom.ru/

Свердловск өлкәсендә янгында ике бала һәм бер ир-ат һәлак булган, тагын биш кеше имгәнгән.  Фаҗига Мезенское авылындагы бакча йортында була. Биредә бер катлы йорт, янында мунча бар. Дуслары килгәч, хуҗалар мунча яга. Төнлә йортка ут каба. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.

03:23 сәгатьтә янгын турында коткаручыларга шалтыратып әйтәләр. Алар килгәндә бөтен каралты-кура яна. Янгыннан ике олы кешене һәм өч баланы алып чыгалар. 

Бер гаилә башлыгы - 36 яшьлек ир-ат хастаханәдә ята, аның тәненең 36 проценты пешкән. Ул барысыннан да күбрәк зыян күргән. 

Шаһитлар сүзләренчә, бу ир-ат кызын, улын, иптәшен уттан алып чыкмакчы була. Тик булдыра алмый. Иптәше - 46 яшьлек ир-атның мәетен утны сүндергәч, хәрабәләр арасыннан табалар. Биредә шулай ук 36 яшьлек ир-атның алты яшьлек кызы һәм өч яшьлек малаеның мәете табыла. 

Мәрхүм 46 яшьлек ир-атның хатыны һәм өч баласы ятим калган. 37 яшьлек әни кешенең тәненең 4 проценты пешә, аның өч яшьлек улының тәненең 2 проценты, 10 яшьлек кызы һәм бер яшьлек кызының тәненең 1 проценты пешә. Алар барысы да хастаханәдә.

Авыл халкы бу кешеләрне белми, алар җәен бакчага гына килеп йөрүчеләр була. 

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100