«Мунча ташы» театрының музыканты, композитор, җырчы Рамил Әсхәдуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелгән. Бу турыда «Мунча ташы» эстрада театры социаль челтәрдә хәбәр итте.
«Бу көннәрдә шатлыклы хәбәр алдык, дуслар! «Мунча ташы» театрының музыканты, композитор, җырчы Рамил Асхадуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде… Шул хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Чын күңелдән котлыйбыз, горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез!» – дип котлаганнар артистны театрда. Игътибарыгызны юнәлтик, «Татарстан Президенты кул куйды» дигәннәр.
Искәртеп үтик, бүгенге көндә мактаулы исемнәр бирү турындагы указларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалый. Бу хәбәрнең юмор театры сәхифәсендәге шаярту гына булмавына, ә бары тик җитди хата киткәненә генә ышанып, Рамил Әсхәдуллинны котлыйбыз.
Пост астында бик күпләр Рамил Әсхәдуллинны дәрәҗәле исем белән тәбрикләргә тотынган. «Син чыннан да моңа лаек. Күпме хитлар авторы, кабатланмас моң иясе, төпле нәсел дәвамчысы. Игелекләрен күрергә язсын, алга таба да иҗат чишмәләре сүрелмәсен. Кешелекле, гади булып калганың өчен рәхмәт», – дип котлаган Рамилне театрның элеккеге артисты Рөстәм Хәсәнов.
Җырчы Зөфәр Хәйретдинов: «Молодецлар», – дигән.
«Вәт молодец! Котлыйбыз, энекәш! Алга таба да иҗатың белән сөендереп яшә. Әти-әни өчен зур шатлык», – дип котлаган аны Җәвит Шакиров.
Илсаф та «кул чабу» смайллары белән хуплаган.