«Мунча ташы» эстрада театрының иң яшь артисты Раннур Әүхәдиев өйләнгән. Бу хакта «Мунча ташы»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итәләр.
«Бүген бездә туй. Раннур белән Дилә тормыш корып җибәрде. Котлыйбыз, никахыгыз гомерлек, бәхетле, хәерле булсын», – дип, изге теләкләрен юллый яшьләргә хезмәттәшләре.
Раннур үзе дә бәйрәм тантанасының фото-видеолары белән уртаклашкан. Яшьләрнең туйлары хәләл форматта узган.