«Мунча ташы» егетләре: «Татарда юмор язучы юк, үзебез дә тилмерәбез»
«Татарстан-24» телеканалында «Мунча ташы» татар эстрада театры егетләре, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Гыйльфанов белән Рөстәм Хәсәнов алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина белән юмор, хәзерге тамашачы һәм театр коллективы турында сөйләште.
«Театрыбызның озын гомере – дуслыкта һәм татулыкта»
– Егетләр, «Мунча ташы»на кайчан килеп эләктегез?
Илгиз Гыйльфанов: Мин 2006 елда килдем. Алабуганың мәдәни-агарту көллиятен тәмамладым да «Мунча ташы»на килеп эләктем.
Рөстәм Хәсәнов: 2008 елда килдем. Татарстан тамашачысына рәхмәтлемен, беренче көннән үк күтәреп алдылар, яраттылар.
– Беренче миниатюраларыгызны хәтерлисезме?
Рөстәм Хәсәнов: Беренче миниатюрам «Шахматчы» иде. Курка-курка гына егетләр белән концертыбызның соңгы өлешендә куеп караган идек, сәхнәгә чыгуга, мин әле сүз дә эндәшмәдем, халык мине күреп, кул чаба башлады.
Илгиз Гыйльфанов: Рөстәмне чишендердек... Аның ябыклыгы! Искәндәр абый әйтмешли, аның аркылы кояш күренә. Күпме кыйнады ул безне – Әнфис белән икебезне. Сәхнәгә икебез дә авып төшә идек (көлә).
Ә мин беренче тапкыр Искәндәр абый Мотыйгуллин белән «Бизнесмен» миниатюрасында катнашкан идем. Аннан соң студентларның профессорга имтихан бирүендә дә уйнадым.
– Юмор өлкәсе – иң четерекле өлкәләрнең берсе. Теләсә кемне җырлатып була, ә менә юморга өйрәтеп булмый, дип әйтәләр. «Мунча ташы»на эләгү, анда эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Рөстәм Хәсәнов: Юмор хисе Аллаһы Тәгаләдән бирелгән булса, эшләве җиңел. Күп әйбер таланттан гына тормый, тырышлык белән эшләргә кирәк. Коллектив белән бер фикергә килеп, бер дулкында эшли белергә кирәк. Театрыбызның үзенчәлеге, озын гомере шуңа күрәдер инде. Бер-беребезне аңлап, сәхнәдә көч биреп эшләвебезнең сере дә – дуслыкта һәм татулыкта.
Илгиз Гыйльфанов: Сәләт дигәннән, театрыбыз артисты Әнфис Кәлимуллин рәссам булырга хыялланганын әйтә. «Тик ул миңа бирелмәгән», – ди. Мин театрыбызның музыканты Рамил Әсхәдуллинга сокланам. Чөнки җиде нотадан җыр ясавы минем өчен бик нык авыр күренеш кебек.
«Тамашачыны көчләп яраттырып булмый»
– Сез дистәләгән еллар юмор һәм сатира юнәлешендә эшлисез. Исемегезне, йөзегезне ничек саклыйсыз?
Рөстәм Хәсәнов: Замана үзгәрсә дә, юмор бар ул, без аны күзәтеп торабыз, һәр елны яңа тамашалар эшләргә тырышабыз. Бер команда булгач, эшләве дә җиңелрәк.
– Конкурентлыктан курыкмыйсызмы?
Рөстәм Хәсәнов: Юк. Без күп артистлар белән аралашып торабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Тамашачыны көчләп яраттырып булмый. Тамашачы яратса, ул сине күтәреп ала. КВН («Әйдә, шаярт») кебек тапшыруларны күзәтеп кенә калмыйбыз, катнашабыз да. Кызлар-егетләр, безгә сценарий төзергә булышыгыз әле дип, мөрәҗәгать итә. Яшьләргә дә булышырга тырышабыз. Анда катнашкач, көч, дәрт аласың. Киләчәккә эшләргә үсеш аласың.
Илгиз Гыйльфанов: Без бит Түбән Камадан. Анда яшь җырчылар, алып баручылар, артистлар бергә берләшеп, «Яшьләр төркеме» дигән төркем оешты. Сабантуйларга, концертларга барырга кирәк була икән, хәбәр итәләр. Без бергәләп җыелышабыз да барабыз. Бушка да эшлибез әле кайчак.
– Бүгенге көндә сезне кабатлаучылар да күп. Район-авыл сәхнәләрендә сезнең миниатюраларыгызны күрсәтәләр. Моңа карашыгыз нинди?
Рөстәм Хәсәнов: Без шатланабыз гына. Бу бит – безгә олы игътибар дигән сүз.
Илгиз Гыйльфанов: Башкортстанга барган идек, «минем ирем сине уйнады, минем улым сине уйнады» дип, фотоларга кадәр күрсәттеләр.
Рөстәм Хәсәнов: Алар хәтта тавышларын да, йөзләрен дә туры китерәләр. Бик күп талант нәкъ менә авылларда инде. Интернеттан да теге яки бу җырны сораучылар бар, без аларга ачык.
«Татарда юмор язучы юк, үзебез дә тилмерәбез»
– Татар юморы рус телендәге мәзәкләрне тәрҗемә итүгә кайтып кала, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
Илгиз Гыйльфанов: Русныкыннан да алабыз инде. Бүгенге көндә бездә юмор миниатюрасын язучы юк бит, үзебез дә тилмерәбез. Кайчак «күктән алып» үзебез язып куябыз. Теннис өстәле артына утырабыз да, һәрберебез сүзләр әйтә-әйтә, миниатюра җыела. Татарның да мәзәге бар инде ул.
– Юмор осталарын рус сүзләрен куллануда гаеплиләр.
Илгиз Гыйльфанов: Кайчак чын татар сүзе белән әйткәнне тамашачы аңламый иде.
Рөстәм Хәсәнов: Ә образны ачу өчен рус сүзен куллансак, ул җиңел генә керә дә китә. Тамашачының да реакциясе башкача була. Гади сүз белән язылган шигырь, гади сүз белән эшләнгән җыр җиңелрәк тә барып чыга. Миниатюраларыбыз да шулай. Тамашачыбыз да – гади кешеләр, күбесе тырыш авыл халкы. Барыбыз да авылдан бит инде без.