«Мунча ташы» юмор театры артисты Раннур Әүхәдиевның зур куанычы бар – ул әти булган. Бу хакта театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язып, Раннурны һәм аның тормыш иптәшен гаиләләре ишәю белән тәбрик иткәннәр.
«Раннур Әүхәдиевның кызы туды. Төкле аягың белән кил, сабый. Әти-әниеңне бәхетле итеп яшә», – дигәннәр анда.
Сәхифәдә Раннурның хатыны белән кызын бала табу йортыннан алып кайткан фотолары белән дә уртаклашалар.