Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди агачтан ясалган мунча себеркесе кайсы авыруны дәвалый?

news_top_970_100
Нинди агачтан ясалган мунча себеркесе кайсы авыруны дәвалый?
Салават Камалетдинов

Табиб сүзләренчә, мунча себеркесен – миллекне төрле агач ботакларыннан ясау файдалы. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мунча метаболизмны – матдәләр алмашын яхшырта, иммунитетны ныгыта, тирене яшәртә, нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Доктор Владимир Эни-Олорунда мунча себеркесенең файдасы турында аңлаткан.

Каен себеркесе биттәге бетчәләрне бетерә, токсиннарны һәм шлакларны чыгара, бронхлар авыртканда файдалы.

Имән себеркесе майлы тиреле кешеләргә файдалы. Андагы эфир майлары тән тиресен эластик итә, ялтырауны бетерә. Имән себеркесенең бактерицид үзлекләре дә бар.

Юкә себеркесе тир кудыру үзлегенә ия, С витаминына бай, иммунитетны ныгыта, ялкынсынуга каршы көрәшә.

Усак себеркесе салкын тиеп авырганда файдалы, бактерицид үзлеккә ия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100