Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунча, сарай, теплица өчен салым түлисе була!

news_top_970_100
Мунча, сарай, теплица өчен салым түлисе була!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фундаменты булган сарай, теплица, мунча һәм башка төрле корылмаларны 2025 елдан башлап Росреестрда теркәргә һәм кадастр бәясе нигезендә салым түләргә кирәк була. Бу турыда юрист Таисия Вепренцева сөйләгән, дип яза «Вести» каналы.

Аның сүзләренчә, 1 гыйнвардан башлап яңа салым фундаментлы хуҗалык корылмаларына, шул исәптән мунча, сарай һәм теплицаларга кагыла. Капиталь хуҗалык корылмалары күчемсез милек булып тора һәм аларны Росреестрда теркәү таләп ителә. Салымны кадастр бәясе буенча билгелиләр, кагыйдә буларак ставкасы 0,1%-0,3%.

Юрист сүзләренчә, объектны салым базасыннан чыгарып була. Моның өчен корылма капиталь корылма булмаска тиеш, ягъни аның фундаменты булмый. Мәсәлән, бытовка, җиңелчә теплица һәм башкалар.

Ташлама 50 квадрат метрга кадәр мәйданда булган бер объектка гына кагыла. Салымнан хәрби хәрәкәт ветераннары, инвалидлар һәм тагын берничә төрле категориягә караган кешеләр аза ителә, ди юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100