news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мунча миченә якканда, ир хатынының аркасына ягулык түккән, икесе дә хастаханәдә

news_top
Мунча миченә якканда, ир хатынының аркасына ягулык түккән, икесе дә хастаханәдә
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда мунча яккан чакта ир белән хатын имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Чесноковка авылында яшәүче ир-ат мунча ягарга җыена. Утынга ут тизрәк капсын өчен, ул бензин ала. Бензинга ут каба, ул яна башлый. Ир-ат 5 литрлы шешәне артка таба ыргыта. Шул чакта мунчага ир-атның хатыны кереп килә торган була. Ир-ат ягулыкны ялгыш хатыны өстенә коя.

Янгын вакытында 43 яшьлек хатынның башы, куллары һәм гәүдәсенең 50 проценты 2нче дәрәҗәдә пешә. Хәзер бу хатын авыр хәлдә хастаханәдә реанимациядә ята.

44 яшьлек ир-атның куллары пешкән, ул да хастаханәдә ята. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Янгынны сүндергәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар