
Мунчада 3 сәгатьтән артык булмау яхшырак, керер алдыннан кан басымын үлчәргә кирәк. Бу киңәшләрне «Роспотребнадзор рекомендует» Telegram-каналы яза.
Иң элек мунчага әзерләнергә кирәк. 1 сәгать кала бернәрсә дә ашамау яхшырак, шулай ук кан басымы күрсәткечләрен контрольдә тоту мөһим. Моннан тыш, салкын тию һәм авырулар кискенләшкәндә, мунча керү ярамый.
Ләүкәдә утыруны уртача температурадан башлагыз. Аннан температураны акрынлап күтәрергә була. Утыру түгел, ә ятып тору яхшырак – бу артык җылынудан сакланырга ярдәм итәчәк. Тулаем алганда, мунча керү 3 сәгатьтән артмаска тиеш. Үзегезнең кәефегезне күзәтегез, уңайсызлык очрагында шунда ук чыгып китегез.
Мунчадан соң суынуның бер ысулы – бассейнда коену, әмма судан кискен хлор исе килсә, аңа чумарга кирәкми.
Мунчадан соң душ керегез һәм тәнгә крем сөртегез, дип киңәш итәләр Роспотребнадзорда.