Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунча керү йоласы: җеннәр кайда яши?

news_top_970_100

Айдар бала чагында әнисе белән мунчага керә иде. Әнисе аны юындырды, аркасын уды, юыну кагыйдәләренә өйрәтте.

Нурания ханым улына мунча керү йолаларын кат-кат өйрәтте. Мунчаның ишеген ачып кергәндә, «бисмилла»ны кабатларга, коенганда: «Аллаһым! Синнән җәннәтне һәм аның нигъмәтләрен сорыйм, җәһәннәмнән һәм аның эсселегеннән Сиңа сыенамын», – дип кабатларга өндәде.

Улы ике кат юынганнан соң, әнисе чүмечтән җылымса су белән коендырды. Үзе һәр чүмечне койган саен кабатлады:

...Суы сарыксын, үзе калыксын,

Бәхетле- тәүфыйклы булсын!

Иманлы җаннардан яралган булсын!

Әти-әнисенә шәфкатьле булсын, олыга-кечегә мәхәббәтле күренсен.

Мичтәй, морҗадай таза, дөядәй зур булып үссен!

Суы сарыксын, үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Озын гомерле булсын!

Җиңел пар белән сине, улым!

Мунчада Айдарга бөтен кагыйдәләр дә кырыс тоелды. Әнисенә ул шуңа күрә сораулар бирде:

Бу сүзләрне әйтмәсәң, нәрсә була? «Бисмилла» дип ишекне ачып-япмасаң, нәрсә була? Ник мунчадан чыккач, «тынычы безгә, җылысы сезгә» дияргә кирәк? «Сезгә» – ул кемгә?

Нурания апа бөтен сорауларга да җавапны белми иде, чөнки аны да әти-әнисе шулай өйрәткән.

Тәүфыйклы, пакь, чиста булыр өчен, улым, – дип аңлатырга тырышты. – «Җылысы сезгә» дияргә кирәк, чөнки без бит инде кунак булдык, җылындык. Хәзер җылыны аларга калдырырга кирәк.

Нурания апага 35 яшь булса да, ул мунчага үзе генә керергә курка иде. Сәгать 12 дә керүгә ул бөтенләй каршы булды. Айдар моның турында мунчага керергә иренеп ятканда белде.

Җәйге көннәренең берсендә, мунчаны кичке сәгать уннарга гына өлгерттеләр. Айдар яңа гына иптәшләре белән туп уйнап кайтты, селкенәсе килми. Нурания апа, вакыт барганны күреп:

Әйдә, ләүкәдә җеннәр утыра башлаганчы, керик! Унике тулырга да күп калмады бит инде!

Ә уникедә пәриләр чыгамы?

Чыга. Җен – мунчаның хуҗасы. Аны борчырга ярамый.

Күргәнең бармы, әни?

Юк, улым.

Айдар иренеп кенә, урын-җиреннән торды. Аннары урамда дусларыннан ишеткән такмакны кабатлады: «Мунча ишеген ачуга, җитмеш пәри кул чаба». Әнисе улын җитәкләде дә мунчага таба юл тотты.

Нурания ханым җен белән күзгә-күз карап очрашмаса да, аның барлыгына ышана иде. Ул аны очратуны күзаллагач, тәне буйлап каз тәннәре йөгерде.

Очратырга язмасын, Аллаһы Тәгалә сакласын! – дип теләде.

Ә малайлар, җен күрсәң, сүгенергә куша.

Юк, сүгенергә ярамый. Дога укырга кирәк, улым, – диде.

Нурания апаның да сүгенү турында ишеткәне булды, әмма әшәке сүзләр әйтергә аның барыбер теле әйләнмәс кебек иде.

Айдарга ул мунчадан чыккач, 40 адым атламыйча, пычрак әйбергә тотынмаска, кикермәскә, газларны чыгармаска әйтте. Әгәр боларны бозсаң, юынуның мәгънәсе булмый икән. Кабат чистарыну өчен, яңадан юынырга кирәк.

Ә Айдар әнисен бөтен нәрсәдә дә хаклы дип санады һәм аңа чын күңеленнән ышанды. Әмма җеннән бик каты курыкса да, «нинди икән соң ул?» дип уйланды. Аюдай зурмы, яки өй хуҗасы кебек бәләкәй һәм йонлымы? Кемнең дә булса, җенне күргәне бармы икән?

Шуны ачыклар өчен Айдар иптәшләреннән җен турында сорашырга булды. Кич утырырга чыккач, бөтенесенә «Мунча җене күргәнең юкмы?» диде. Әмма берсе дә аңа җавап бирә алмады.

Айдар пәрине очратырга теләп, төн уртасында мунчага керергә булды. Бәлки, аның хуҗасы, кеше сөйләгәнчә, усал түгелдер. Алар дуслашырлар да аралашып яшәрләр. Ул аны кунакка өенә чакырыр. Үзенә генә күңелсездер җенгә.

Айдар күчтәнәчкә өстәлдән ипи кисәген дә «чәлдерде». Аны яулыкка төреп, кесәсенә салды. Гаиләсе мунчадан чыгып, йокларга яткач, бүлмәсендә бераз көтеп утырды да мунчага китте.

Үзе караңгы мунчага таба атлый, үзенең тезләре калтырый. Эченнән генә ул үзен юатырга тырышты: «Айдар җеннән курыкмый. Айдар аның белән дуслаша».

Әнисе өйрәткәнчә, ул мунча бусагасын атлаганчы, тамагын махсус кырмады. Үзенең килгәнен җенгә белдертәсе килмәде аның. Качыр әллә кая! Мунча эче дөм караңгы иде. Айдар күзләрен бер йома, бер ача. Бераздан караңгыда да әйбәтрәк күренә башлады. Эленеп торган себерке, сөлгенең шәүләсе куркыныч итеп күзгә күренде. Әгәр шул шәүлә селкенеп куйса, өне алыныр төсле иде.

Айдар мунчаның иң куркыныч җиренә үтте. Ул – ләүкә. Аның уйлавынча, менә нәкъ шунда җен аякларын салындырып, зур күзләрен ялтыратып утыра. Малай аяк очына гына басып атлады. Тавыш чыгарса, аны ишетерләр иде.

Айдар ләүкәгә күз салса, анда беркем дә юк иде. Ул мунча эскәмиясенә утырып, җенне көтә башлады. Аны күбрәк караңгылык түгел, ә сәер яңгыраган тавышлар куркытты. Кайдан килгәнен генә аңлап булмады. Я мәче тавышы ишетелә, я мунчаның идәне чатный, я нәрсәдер килеп төшә. Шул рәвешле ул анда шактый утырды.

…Мунчада кинәт ут кабынды. Морҗаның эченнән кара шәүлә күренде. Ул Айдар утырган якка таба килә башлады. Аңа таба кулларын сузды. Малай шатлыгыннан аңа таба үрелде. «Җен, мин буш кул белән килмәдем. Минем сиңа күчтәнәчем дә бар», – дип кесәсенә үрелде. Ә кесәсенә үрелсә, анда буш иде. Җен аңа: «Алдым инде мин аны, рәхмәт», – диде…

Айдар күзләрен ачканда, үз бүлмәсендә ята иде. Ул нәрсә булганын аңларга тырышты. Аннары кош тоткандай сикереп торып: «Әни, әни! Мин төнлә җенне күрдем!» – диде.

Әнисе улының сүзләрен ишетеп, халатындагы яулыкка төрелгән ипине кесәсенә батыра төште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100