news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мумиягә әверелгән 17 яшьлек Тимурның мәетен тапканнар

news_top
Мумиягә әверелгән 17 яшьлек Тимурның мәетен тапканнар
bashgazet.ru

Башкортстан Республикасында мумиягә әйләнгән егетнең мәетен тапканнар. Балакатай районында яшәгән 17 яшьлек Тимур С. быел 28 майда югалган булган. Егет көллияткә имтихан бирергә дип киткән һәм шуннан әйләнеп кайтмаган. Аннары аның уку йортына да барып җитмәве ачыклана. Егетне туганнары, полиция, волонтерлар, авылдашлары эзләгән, дип яза «Башкортостан» сайты.

Тимурның мәете табылу турыда аны эзләү белән шөгылләнә торган «Баш РегионСпас» төркеме хәбәр иткән.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, мумияне 5 ноябрдә урман каравылчысы күреп ала. Мәет Юлдаш авылы янындагы урманда, агач янында яткан була. Ир-ат хокук сакчыларын чакырта. Егетнең ни сәбәпле үлгәнен ачыклар өчен, судмедицина экспертизасы билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар