news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мультиваркада пешкән тавык ите белән дөге

Мультиваркада пешерергә яратучылар өчен икенче аш - дөге белән тавык ите рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Мультиваркада пешкән тавык ите белән дөге
Бу ризыкны әзерләү өчен тавык ите, 2 стакан дөге, 1 кишер, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, 3 лавр яфрагы, тоз, борыч, ярты стакан үсемлек мае, кайнаган су кирәк.

Мультиваркага үсемлек мае һәм ярты стакан су салырга, тавык ите кисәкләрен тезәргә, суган, кишер, сарымсак турап салырга, тоз, борыч сибәргә һәм "тушение" режимына куярга. Тавык ите пешеп чыккач, тәлинкәгә алырга. 

Хәзер мультиваркада калган шулпага дөге, лавр яфрагы салырга, тоз-борыч өстәргә мөмкин. Дөге күмелгәнче су салырга һәм "Пылау" режимына куярга.

Табынга дөгене төрле форма ясап, кырыена тавык ите куеп бирергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар