Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мультик карап утырган килеш үлде». 4 яшьлек бала кер бавына чорналган

news_top_970_100
«Мультик карап утырган килеш үлде». 4 яшьлек бала кер бавына чорналган
Рамил Гали, "Татар-информ" архивы

Иркутск өлкәсендә 4 яшьлек бала мультфильм карап утырган чакта кер бавына чорналып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 3 март кичендә Урик авылында була. 12 яшьлек үсмер нәни энесенең мәетен таба. Якынча белешмә буенча, 4 яшьлек малай кер бавы белән чорналган һәм йокы артериясен буып кыскан. Мәрхүм малай бүлмәдә үзе генә мультфильм карап утыра торган булган.

Әлеге очракның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эшен ачкан, медицина экспертизасы билгеләнгән. Эш барышын прокуратура контрольгә алган.

Мәрхүм бала тәрбияләнә торган гаиләне тикшерәчәкләр, шаһитларны сораштыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100