Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мул уңыш бирсен өчен, алмагач төбенә язын нәрсә салырга?

news_top_970_100
Мул уңыш бирсен өчен, алмагач төбенә язын нәрсә салырга?
"Татар-информ" архивы

Алмагач туфрактан туклыклы матдәләрне үскәндә һәм уңыш биргәндә күпләп суырып бетерә. Шуңа күрә агачка вегетация чорында өстәмә ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Яз көне алмагач уяна, көчле үсештә була, киләчәк уңышка нигез салына. Алмагач төбенә минераль һәм органик ашлама, аларның комбинациясен кертегез. Язгы ашламада азот күбрәк булырга тиеш. Ул тиз үсәргә һәм яшел масса булдырырга ярдәм итә.

Алмагачны мочевина, аммиак селитрасы, тирес, түбәнлектән алынган торф, кош тизәге белән ашлыйлар.

Ашламаны яшь яфраклар һәм бөреләр чыккач ук кертә башларга була. Чәчәк атып 2 атна узгач, сыек ашлама кертәләр. 10 литр суга 12 г мочевина яки 15 г селитра салалар.

Органик ашлама ясар өчен, азотка бай сыер тизәге кулланалар. Аны 1:3 чагыштырмасында су белән кушалар. Төнәтмә 14 көннән әзер була. Болгаткалап торырга кирәк. 

Шушы төнәтмәнең 1 литрын 10 литр су белән катнаштырып, алмагачка сибегез, диелә хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100