news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мул уңыш бирсен өчен, кыяр яфракларының кайсыларын һәм ничек кисәргә?

Сезонга бер тапкыр кыярны да ботарга кирәк.

news_top
Мул уңыш бирсен өчен, кыяр яфракларының кайсыларын һәм ничек кисәргә?
Рамил Гали

Тәҗрибәле бакчачылар кыяр үсентеләренең аскы яфракларын кисәргә киңәш итә. Сезонга бер тапкыр аскы яфракларны киссәң, кыяр мул уңыш бирәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Куе яфраклар арасында кыяр күренми дә. Шуңа күрә аларга кояш нурлары да үтеп керә алмый. Су да, ашлама да артык яфракларга сарыф ителә. Кискәндә кыярларны яралаудан курыкмаска кирәк, аларның «согы агып бетми». Кыярны өзеп алганда да ботакта яралар барлыкка килә бит. Моның зыяны юк.

Кыярны кисү катлаулы эш түгел. Ботакны астагы яфраклардан арындырыгыз, аннары ике яктан саргайган һәм вак яфракларын алып атыгыз. Уртада да бик зур яфракларны бераз алып атарга ярый. Артыгын гына кыланмагыз.

Кискән үсемлекләр уңышны да озаграк бирәчәк, кыярлары да артачак. 

Артык яфракларны июльдә дә алып атарга ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар