Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мул уңыш алу өчен нишләргә?

Энҗе Латыйпова кечкенә генә җирдә дә күп һәм мул итеп кыяр, помидор, борыч, бәрәңге үстергән. Шулай ук бакчачы чәчәкләр утырту белән дә шөгыльләнә. Бакчада мул уңыш алу серләре белән ул «Татар-Информ» хәбәрчесе белән дә бүлеште.

news_top_970_100
 Мул уңыш алу өчен нишләргә?

Энҗе Латыйпова Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбендә география, химия, биология фәннәрен укыта. Укучылар аның мавыктыргыч дәресләрен бик нык яраталар. Мин үзем дә Энҗе апада укып, аның дәресләрен бик ярата идем. Мәктәп бакчасында эшләгән вакытта да бакча аның карамагында иде. Дөрес су сибәбезме, дөрес тырмалыйбызмы, дөрес итеп утыртабызмы — һәрбер нәрсәне тикшереп, карап тора иде ул. Белмәгәнне беркайчан да онытмаслык итеп, тагын бер кат өйрәтә, үзе эшләп күрсәтә иде.

Энҗе Флүс кызының иң яраткан шөгыльләренең берсе, мөгаен, ул да булса — яшелчәләр, чәчәкләр үстерү. Аның файдалы киңәшләрен үтәп карасагыз, сезнең дә уңышыгыз мул, яшелчәләрегез бик тәмле булыр, ә чәчәкләр бакчаларыгызга үзенчәлекле бер ямь биреп торыр.

Яңа уңыш өчен үсентеләр утырттыгызмы дигән сорауга, ул январьда орлык чәчәргә әле иртәрәк булуын, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, февраль ахырында утырта башлавын әйтте.

«Иң беренче итеп чәчәкләрдән петуньялар утыртабыз. Мәктәп бакчасына петуньялар күп кирәк булгач, мин аларның гади пакетта булган орлыклысын сатып алам, ягъни гади петуньялар. Анда орлык та күп һәм күчереп утыртырга балаларны да өйрәтергә була. Ә «Махровый» сортлар, матурраклар кирәк булса, аларны да берничәне сатып алам. Алары «ампельный» була, анда сигез-тугыз гына орлык. Бар шундый махсус таблетка, шунда ике орлыкны куясың да утыртасың, аннан соң чәчәкне күчереп утыртырга кирәк булмый. Шул таблетка «питательная среда» — «туклану тирәлеге» булып тора.

Петуньяның орлыгы бик вак, шуңа аны күммисең, җир белән басып кына куясың һәм өстен пыяла, яки полиэтилен белән каплыйсың. Аларны чәчкәндә, үзенә күрә бер осталык сорала, орлыкны бик куе итеп тә, бик сирәк итеп тә чәчәргә ярамый. Тишелеп чыккач, полиэтиленны аласың да сиптереп кенә су сибәсең. Шуннан алар азрак үсәләр, үлгәне үлә, тик ул барыбер бик күп кала. Зурайгач, без аларны вак — кечкенә савытларга күчереп утыртабыз. Петуньяларны гел карап торырга кирәк, чөнки алар һәрдаим тәрбия сорыйлар. Бакчага чыгарып утыртканда да савытларыннан алып утыртуы уңайлы, тамырлары имгәнми», — ди ул.

Энҗе апа чәчәкләрдән сальвияны бик ярата. Сальвия үзең җыеп алган орлыктан үстергәндә отышлы ди ул. «Сальвия чәчәкләренең биек һәм тәбәнәк булып үсә торган сортлары бар, икесен бергә бутарга кирәкми. Орлыкларны апрель башларында чәчәм. Ул бик нәзберек чәчәк, артык суыкны да, артык кояшны да яратмый. Орлыгы эре, чәчәргә алай куркыныч түгел. Чәчәк чын яфраклар чыгаргач, ныгыгач, стаканнарга күчереп утыртабыз. Күчергәндә тамырын имгәтмәскә кирәк, сальвия бик матур чәчәк.

Китай розасы, бәрхет, циния чәчәкләрен турыдан туры җиргә чәчәбез, һәм аларның да биеклеген исәпкә алсаң, бик матур ландшафт дизайны ясарга мөмкин. Кашкарыйларның мин тәбәнәк булып үсә торган сортларына өстенлек бирәм. Аларның төрле төстәгеләрен һәм төрле формадагыларын утыртабыз, матур төсләр клумбалары барлыкка килә. Алар җәй буе мәктәп бакчасына ямь биреп торалар.

Бәрхет чәчәкләренең биек «Золотой шар» дип аталган сортын чәчәбез. Шулай ук төсләр белән уйнарга мөмкин. Тәбәнәк сорты «Калина»да бик матур.

Энҗе апа чәчәкләрдән бигрәк тә яшелчәләр утырту белән мавыга. Ул аларны карап, сайлап кына, вакытына туры китереп утырта.

«Шулай ук февраль урталарында борыч чәчәм. Мин борычның төрле төстәгеләрен: сары, яшел, кызылларын утыртам. Иң яраткан борычым — «Здоровье». Ул, беренчедән, калын стеналы һәм озынча, икенчедән иртә җитешә. Көз җылы килсә, көз буе да уңыш бирә. Ә инде помидорга килгәндә, мартның 15ләреннән соң чәчә башлыйм, помидорны мин үзем ясаган орлыктан да чәчәм, магазиннан да алам, чөнки сортларда «дошманлашу» дигән нәрсә бар, ягъни алар үзлекләрен югалта. Менә шуңа помидорны вакыт-вакыт сатып алырга кирәк.

Иртә сортлардан минем иң яраткан сортлар — «Белый налив», «Челнок», «Ракета. Аларның артык ботакларын өзәргә дә кирәкми. Ә урта өлгерешле сортлардан мин «Грушевик»ны утыртам. Ул груша кебек була, тозлап та, болай да ашарга тәмле.

Былтыр «Большая мама» дигән сортны үстереп карадым, менә ул бик ошады. Үзе эре, бик соңга калмыйча җитешә. Ул салатлар өчен дә әйбәт, болай ашар өчен дә тәмле. Сортларның берсен дә бутамаска кирәк, һәрберсен аерым савытта яки ящикта үстерергә кирәк. Теплицага чыгарганда да сортны бутарга ярамый, чөнки аларның чәчәкләре үзара серкәләнә һәм сортның сыйфаты югала.

Мин бер өлешен теплицада, бер өлешен ачык һавада утыртам. Теплицаның балчыгын ел саен алыштырам, тирес кертәм, көздән инде җыештырып куям, юам, анда зарарлы корткычлар оялап калырга мөмкин.

Иртә язда теплицада беренче эшне кар ыргытудан башлыйсың. Кар эреп беткәч, балчыкларын алыштырып куярга кирәк. Помидорны үстерергә бик яратам, уңышы да бик әйбәт була. Менә былтыр соңгы помидорны октябрь азагында гына өзеп аттым», — дип сөйләде Энҗе апа.

Бакчачы тагын кыярларны да үз итә. Кыярны ул ике төрлене генә утырта. «Иң яраткан сортым — «Кураж». Ул теплица өчен партенокарпик сорт, ягъни аның өчен махсус серкәләндерү кирәкми. Үзеннән үзе үсемлектә ана чәчәкләр үсә һәм инде ана чәчәктән аталанмыйча да кыяр үсеп чыга. Куражның бер буынында 4-5 ана чәчәк була һәм бөтенесеннән дә кыяр бирә. Шуңа күрә уртача 4 кешедән торган гаиләгә 5-6 төп кыяр тозларга да, дусларыңа өләшергә дә, туганнарыңа җибәрергә дә җитә. Аның уңышы бик зур була.

Хәзер карнишоннар (кечкенә кыярлар) утырту модасы китте бит. Аларны да быел үстереп карадым, «Витаминчик» дигән сортны утырттым. Нәкъ шулай ук ул да партенокарпик сорт, бер буында 4-5 ана чәчәк була һәм уңышы бик мул. Алар инде нигездә тозларга, маринадларга әйбәт, ул сортлар ашарга да тәмле. Аларны тәрәзә төбендә үстереп чыгарам, 20нче мартларда чәчәм. Минем кыярларым инде майның урталарында җитешә, майның 15ләрендә мин кыяр ашыймын. Минем әнкәй тагын да иртәрәк утырта, аның теплицада миче бар, ул яга, апрельдә инде кыяр ашый», — ди Энҗе апа.

Иң файдалы һәм төп ризык — бәрәңге турында да Энҗе апа тәмләп сөйләде.

«Апрельнең 10нарында бәрәңге белән эшне башлап җибәрәм. Минем бәрәңге сортларын беркайчан да бер-берсе белән бутаганым юк, иң яхшы, матур 60-80 граммлы дөрес формадагы бүлбеләрне алам, кояшлы урынга чыгарам һәм шыттырырга куям. Әзрәк кенә 3 литр суга 1 чәй калагы «Идеал» дигән ашламаны сиптерәм. Бу бәрәңге бүлбесен көчлеләндерергә ярдәм итә һәм аны кояшлы урынга чыгарып яровайлаштырабыз.

Ашлама сипкәч, аның күзләре юан, әйбәт булып җитешә һәм авыруларга да бирешеми башлый. Утыртыр алдыннан «Престиж» препараты белән эшкәртәм. Ул препарат колорадо коңгызыннна гына түгел, ә төрле авырулардан да файдалы. Шуларның берсе бәрәңге рагы, хәзер ул чир бик тиз таралды бит. Ә шул препарат фунгицит булып тора. Бакчада утыртканда да бәрәңгенең сортын сортка утыртырга кирәк, чөнки аның берсе бик биек, берсе тәбәнәк, берсе җәенке сабаклы булып үсә. Аның яңадан-яңа сортларын махсус магазиннардан алам, башта аерым түтәлгә утыртып сынап карыйм, әгәр инде уңыш канәгатьләндерә икән, мин аны үрчетәм. Үрчеткәндә дә бөтен бәрәңгене рәттән җыярга кирәкми, матурларын, йомрыларын, әйбәт күзәнәклеләрен генә алырга кирәк», — дип сөйләде бакчачы.

«Шулай әкрен генә үзебезгә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп ятабыз. Мин үзем күбрәк яшелчә үстерәм. Муд уңыш алу өчен белемле булырга, китаплар укырга, дөрес итеп сортларны аерып чәчәргә кирәк, шул вакытта әз генә җирдән дә бик күп уңыш алырга мөмкин», — дип тәмамлады сүзен Энҗе апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100