Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганын моргтан алырга тиеш иде». Ярсыган укытучы үсмер малайга һөҗүм иткән

news_top_970_100

Якутиядә физкультура укытучысы дәрестә укучы малайга һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Югары Вилюй районындагы әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралган. Видеода олы яшьтәге укытучы һәм өлкән сыйныф укучысы башта кычкырып сөйләшә, аннары укытучы үсмерне муеныннан тотып ала һәм аңа кычкыра.

Вакыйга 28 ноябрьдә булган. Хәзер укытучыга карата тикшерү бара. Ул эштән үз теләге белән китү турында гариза язган.

«Укытучы үз теләге белән эштән китте, педагогларча булмаган гамәл кылуын таный. Ләкин, моңа карап, тикшерү булмый калмый, хәзер хезмәт тикшерүе бара. Бәяне хокук саклау органнары бирәчәк», – дигән районның мәгариф идарәсе башлыгы Спиридон Борбуев.

Мәгариф идарәсе белешмәсе буенча, низаг дәрестә балалар талашудан башлана. Укытучы аларны туктатмакчы була. Ләкин укучыларның берсе аңа сүгенә. Шулай ук тагын бер факт бар – күптән түгел генә укытучының туганы үлгән, бу көнне ул туганын моргтан алып кайтырга тиеш булган.

Социаль челтәр кулланучылар төрлечә уйлый, кемдер – укытучыны, кемдер баланы яклый. «Укучылар укытучыны чыгырдан чыгара белә», «Безнең вакытта указка белән сугалар иде, куркыныч түгел, укытучыларны хөрмәт иттеләр һәм курыктылар», – диләр. Башкалары «Укытучы укучы белән уртак тел таба алмагач, аның бәясе шуның гына кадәр инде», «Кыргый педагогны эштән куарга», «Мондый кешеләр мәктәптә эшләргә тиеш түгел», – диләр.

Низагта ике як та гаепле, диючеләр дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 декабрь 2022
    Исемсез
    Укытучы тугел,ата-анасыда уртак тел таба алмыйлар .Борзота зашкаливает хэзерге яшьлэрдэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100