news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Муенында буылган эзләр табылган»: югалган ике бала анасының мәетен урманчы тапкан

news_top

26 майда Свердовск өлкәсендәге Качканар шәһәрендә югалган 2 бала анасы Ирина Ярославцеваның мәете табылган. Якыннары сүзләренчә, Ирина өйдән чыккан һәм әйләнеп кайтмаган. Полиция һәм волонтерлар аны 2 айга якын эзләгән. Туганнары ахырга кадәр «Ирина исән» дип өметләнгәннәр, ләкин 2 июль кичендә аларга фаҗигале хәбәр җиткерелә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

– Иринаның мәетен урманчы тапкан һәм полиция чакырткан. Аның муенында буылган эзләр, шулай ук кыргый җәнлекләр тешләгән эзләр табылган. Мәете шәһәрдән ерак түгел урманда яткан. Аны анда илтеп ташлаган булырга мөмкиннәр, – дип сөйләгән гаиләнең танышы.

Ирина Ярославцеваның ике баласы – 6 яшьлек улы һәм 3 яшьлек кызы калган. Соңгы ярты елда балалар әбиләре белән яшәгән.

– Мәетне экспертизага җибәрәчәкләр, аның танырлыгы калмаган, – ди Иринаның әнисе Татьяна.

Ирина Ярославцеваның якын дус кызлары сөйләгәнчә, соңгы 2 елда ул бер ир-ат белән яшәгән, алар арасында һәрвакыт низаглар булып торган. Эчкән саен ул аны кыйнаган, хәтта ул кыйнаганнан соң, Иринаның маңгаенда яра эзе дә калган.

Иринаны кем үтерүе әлегә билгесез. Тикшерү эше бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар