Муен һәм арка авырту нинди куркыныч авыру турында кисәтә?
Шикәр авыруы белән интегүчеләрнең күбесенең муены һәм аркасы авырта.
Аркасы авырткан кешеләрдә шикәр авыруы булу ихтималы 35 процентка артыграк. Муены авырткан кешеләрдә исә шикәр авыруы булу ихтималы 24 процентка күбрәк. Австралиянең Сидней университеты галимнәре шундый бәйлелекне ачыклаган. Бу турыда Medicalxpress басмасына сылтама белән "Российская газета" яза.
"Икенче типтагы шикәр авыруы һәм арканың бил өлешендә авыртулар симерү, физик активлык булмау белән бәйле. Шуңа күрә тикшеренүне әлеге юнәлештә дәвам итү кирәк. Безнең анализдан аңлашылганча, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту һәм физик активлык сәламәтлек өчен мөһим роль уйный", - дип сөйләгән тикшеренүнең җитәкчесе Мануэл Феррейр.
Аның сүзләренчә, шикәр авыруыннан интегүчеләрнең күбесенең гомере буе биле авырта, яртысыннан артыгы муен өлешендә авыртуларга зарлана. Әлегә бу бәйлелекнең сәбәбе ачыкланмаган. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, дигән Феррейр.
Белгечләр мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта дөньяда 382 миллион кеше икенче типтагы шикәр авыруы белән яши. Бу - куркыныч метаболик авыруының иң киң таралган төре.