Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

МТС йомыркасыз кала: кәрәзле телефон челтәре ребрендинг уздыра

МТС шакмаклана: логотибыннан йомырка рәсеме юкка чыга һәм шакмак барлыкка килә.

news_top_970_100
МТС йомыркасыз кала: кәрәзле телефон челтәре ребрендинг уздыра
Михаил Захаров / "Татар-информ"

МТС кәрәзле элемтә операторы 30 мартта ребрендинг турында игълан итәчәк. Компания үзенең логотибыннан йомырка рәсемен алып ташлый. Яңа логотип периметры буенча М, Т һәм С хәрефләре урнаштырылган кызыл төстәге шакмак булачак. Бу хакта МТС компаниясе президенты Вячеслав Николаевка сылтама белән Коммерсантъ сайты яза.

Вячеслав Николаев сүзләренчә, МТС язулы квадрат, логотип буларак, компаниянең төп хезмәтләре өчен кулланылачак. Ә компаниянең башка оешмалары өчен аны үзгәртәчәкләр: шакмакның бер почмагы киселә һәм анда сервисның үз логотибы урнаштырыла.

Вячеслав Николаев аңлатканча, 2019 елда МТС үзенең тышкы стилен берникадәр үзгәрткәч, зур масштаблы ребрендинг турында карар кабул ителгән. Аның сүзләренчә, ул вакытта компаниянең тулысынча ребрендингка мохтаҗ булуын аңлаганнар.

МТСның элекке логотибы күпсанлы шаяртулар китереп чыгарган иде. Шуларның берсе

© МТСның яңа логотибы

Фото: РИА Новости

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100