Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Можга шәһәрендә 18 яшьлек ана үз баласын үтерүдә гаепләнә

Можга шәһәрендә 18 яшьлек ана үз баласын үтерүдә гаепләнә

news_top_970_100
Можга шәһәрендә 18 яшьлек ана үз баласын үтерүдә гаепләнә

Удмуртия Республикасының Можга шәһәре хокук саклаучылары 18 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эшен тикшерә. Бу хатын үз баласын үтергән дип шикләнәләр. Аңа карата "саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең мабугат хезмәте хәбәр итә.

18 яшьлек кыз 6 февральдә ир бала таба. Ана белән бала бергә яши. Тикшерү версиясе буенча, 24 мартта яшь ана өенә ана исереп кайта. Шул килеш ул баласы белән бергә йокларга ята. Иртәнге якта сабый җан биргән була.

Судмедэкспертиза нәтиҗәсе буенча, ир бала тончыгып үлгән. "Сулыш юллары капланудан асфиксия барлыкка килгән", дип аңлаткан белгечләр.

Тикшерү барышында фаҗига урынын караганнар, экспертизалар ясаганнар. Хәзерге вакытта күрше-күләнне, туганнарын сораштыралар. Сорау алганда, 18 яшьлек хатын гаебен таныган. Аны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100