Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөхәммәд пәйгамбәребез кабере кайда урнашкан?

news_top_970_100
Мөхәммәд пәйгамбәребез кабере кайда урнашкан?
Фото: © "Татар-информ"

Тимергали хәзрәт Юлдашев пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кабере турында телеграм-каналында сөйләде.

«Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кабере нурлы Мәдинә шәһәрендә урнашкан. Хаҗиларыбыз күркәм сәфәрләре вакытында аның каберенә килеп дога кылу, Расүлуллаһка сәлам бирү бәхетен татый ала.

Һәр иртән һәм һәр кичне Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең каберенә 70 мең фәрештә иңә. Иртән төшкән фәрештәләр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында кичкә кадәр кала, ә кич төшкәннәре – иртәнге якка кадәр.

Кыямәт көнендә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабереннән кубарылганда, 70 мең фәрештә аны озата барачак. Сөбханаллаһ!

Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр теләп калам. Салават-шәрифләребезне әйтергә онытмыйк. Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд», дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100