«Мөхәммәд пәйгамбәр: «Тәмугны күрдем, анда булганнарның күбесе хатын-кызлар иде», дигән»
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин социаль челтәрләр аша актив рәвештә халыкны дәгъвәтли, ислам дине буенча лекцияләр, вәгазьләр сөйли. Бу чыгышы тәмуг һәм оҗмах турында.
Кешеләрне ташлагач, тәмугтан сорарлар, ди: «Җәһәннәм уты, тулдыңмы инде син?» Ул җавап бирер: «Тагын булмасмы?» – дип.
Үлгәннән соң, безгә я оҗмах, я тәмуг вәгъдә ителгән. Шул хакта лекцияләр циклыннан, бу язмада Нурулла хәзрәт мөселманнарның изге китабы һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләрендә тәмугның ничек итеп сурәтләнүе турында сөйли.
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу, мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Тәмугның барлыкка килүе
Кайбер агымнар, мәсәлән, мугтазилитләр (дини-фәлсәфи агым дәвамчылары), әлегә тәмуг юк, дип раслый.
Оҗмах һәм тәмуг барлыкка китерелгән. Кайбер секталар, әлегә оҗмах та, тәмуг та юк, чөнки анда әлегә беркем юк, шуңа күрә, димәк, аларның әлегә кирәге дә юк, дип раслыйлар. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) үзе исән чагында ук җирдә оҗмахны да, тәмугны да күргән. Бу – Исра һәм Мигъраҗ вакытында гына түгел, ә ул корайшитләр, ягъни мөселманнар арасында булган чакта вакыт чикләрен үтеп чыгып күрә. Ул бушлыкка карап тора да шул тарафка кулын суза. Янәшәсендәге мөселманнар аны, нишли икән, дип карап торалар. Пәйгамбәр соңыннан әйтә: «Мин оҗмахны күрдем. Кулымны сузып, аннан йөзем тәлгәше өзеп алырга теләдем. Әгәр мин бу йөзем тәлгәшен өзеп алып, сезгә бирә алган булсам, сез аны Кыямәт көненә кадәр ашар идегез», – ди. Ягъни, ул җимеш, күпме ашасалар да, бетмәс иде. Әмма аның моңа батырчылыгы җитми. Соңыннан ул тагын бушлыкка карап тора да артка чигенә. «Ни булды?» – дип сорагач, «Мин тәмугны күдем, ут миңа якынлаша иде, шуңа артка чиктем»,– дип җавап бирә.
Исра һәм Мигъраҗ вакытында да Мөхәммәд галәйһиссәләм оҗмах белән тәмугны, алай гына да түгел, анда булган затларны да күрә. Бу очракта без аның вакыт чикләрен үтүен аңлыйбыз, чөнки ул тәмугта да, җәннәттә дә кешеләр барлыгын күрә. «Мин тәмугны күрдем, анда булганнарның күбесе – хатын-кызлар иде», – ди ул. «Ни өчен анда эләккәннәр?» – «Телгә усал һәм ирләреннән канәгать булмаган өчен».
Тәмуг – иблиснең эш урыны түгел, газап урыны
Тәмугны саклау зур һәм көчле фәрештәләргә тапшырылган. Алар беркайчан Аллаһы Тәгалә сүзеннән чыкмыйлар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Сез, инанучылар, үзегезне һәм гаиләгезне ягулыгы кешеләр һәм таш булачак уттан саклагыз. Ут өстендә кырыс һәм көчле фәрештәләр бар». Фәрештәләр бу утта янмый-пешми, алар аны саклый.
Тәмугны җеннәр, шайтаннар саклый, дип уйлый күпләр. Юк, җеннәр тәмугта эшләүчеләр түгел, анда яшәүчеләр. Алар тәмугка эләккәч, янып газапланачак. Ә җеннәрнең тәмугта эшләүләре турында күзаллауларыбыз безнең кинофильмнар, комикслар һ.б.дан килә. Әмма динне алардан өйрәнү һич дөрес түгел. Кызганыч, замана яшьләре дин тарихы белән ныклап кызыксынмый, укымыйлар, тәмугны исә уйлап чыгарылган фильмнар аша күз алдына китерәләр. Ә анда тәмугның хуҗасы дип иблисне атыйлар. Дөреслектә, иблис – ул безнең арада, янәшәбездә яши. Гөнаһ кылган кешеләр кебек үк, ул да тәмугка эләгәчәк һәм тәмуг газапларына дучар булачак. Җен, шайтан ишеләр дә, нәкъ шулай ук, Кыямәт көненнән соң шунда эләгәчәкләр. Шуңа күрә, тәмуг – иблиснең эш урыны түгел, ә бәлки тору, газап урыны.
Иблис шунда торачак, башкалар аннан ярдәм сораячаклар. Аның янына килеп: «Без бит сиңа табындык, син кушканны эшләдек, булыш безгә! Гаепне үз өстеңә ал һичьюгы», – диячәкләр. Ул исә: «Юк, мин сезне белмим», – дип җавап кайтарыр. Иң зур хыянәтчеләр сафында ул: «Мин сезне өндәдем, ә сез, диваналар, җавап бирдегез. Мин сезгә вәгъдәләр бирдем – мин сезне алдадым. Аллаһы Тәгалә дә сезгә вәгъдәләр бирде, ләкин ул хак», – дип, Кыямәт көнендә дөрес җавап бирәчәк. «Үзегезне үзегез коткарыгыз, минем монда катышым юк», – дип өстәр. Аның артыннан ияргәннәрне алда шул көтәр. Иблиснең үз иярүчеләре бар.
Бу дөньяда ике юл бар: Аллаһ юлы һәм шайтан юлы. Кем Аллаһ юлында түгел, шул шайтан белән булыр. Бар да бик гади. Бик күп фәлсәфәчеләр, ышанмаучылар әйтер: «Мин Аллага да, шайтанга да ышанмыйм, мин урталыкта», – дип. Юк, урталыкта юл юк.
Әйткәнемчә, тәмугны фәрештәләр саклый. Алар Аллаһ кушканны үти һәм беркайчан да сүзенә каршы килмиләр. Шулай ук әйтелгән: «Мин аны тәмугка ыргытырмын. Нәрсә ул тәмуг? Ул кызганмый һәм калдырмый, тәнеңне куыра, һәм анда фәрештәләр саны 19». Хәтта төгәл саны да күрсәтелгән.
Бу сан корайшитләрне (борынгы заманда Мәккә кабиләсе) коткыга салган. Алар әйткән: «Ут сакчылары итеп без фәрештәләрне билгеләдек, ә аларның санын инанмаучылар өчен коткы сәбәбе иттек». Ни өчен коткыга сәбәп? Үзен бик көчле дип санаган корайшитләрнең берсе (мөшрик) башка корайшитләргә белдергән: «Бер кулым белән 9 фәрештәне алырмын, икенчесе белән 10 фәрештәне тотармын. Ә сез бу вакытта тәмугтан качып китә алырсыз. Борчылмагыз, курыкмый гөнаһ кыла аласыз, хәтта әгәр тәмугка эләксәгез дә, мин ул фәрештәләрне тоткарлармын, ә сез качарсыз», – дигән. Әлбәттә, бу сүзләр башкаларны вәсвәсәгә салган. Коткы нәрсәдән гыйбарәт: кеше, бу фәрештәләрне җиңә алам, дип уйлый башлаган. Чынлыкта исә, кем ул фәрештә? Әйтик, фәрештә канатын җир өстеннән бер кага икән, җирдә берни калмый юкка чыгачак. Бер кул белән тоту турында нинди сүз була алсын?! Тау фәрештәләре бар, алар тауларны актарып ташлый. Табигать белән идарә итүче фәрештәләр бар. Моннан тыш, табигатьнең һәр сурәтенең үз идарәче фәрештәсе дә бар. Алар янында кеше көчсез.
Кешенең көчсезлегенә бер мисал: төнлә йоклаганда, сезгә черки комачаулый. Бу черкине үтерергә кирәк, ләкин бу мөмкин түгел диярлек. Рәтләп йоклый да, черкине дә үтерә алмаячаксыз. Бердәнбер юл – юрган астына качу. Ләкин аның да уңайсыз ягы бар – черкиләр җәен чыга, ә җәй көне юрган астында эссе. Менә кешенең көче-көчсезлеге! Җир йөзендәге бөтен кешеләрнең бергәләп тә бер фәрештәгә каршы торырга көчләре җитмәс. Хәтта бөтен кешеләр һәм җеннәр бергә җыелсалар да, көчләре җитмәячәк. Фәрештәләр җеннәрдән дә көчлерәк.
Җир йөзеннән җеннәрне юкка чыгарырга кирәк булгач, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне җибәргән. Бу – сугыш түгел, суеш булган. Фәрештәләр җеннәр белән сугышып ятмаган, алар җеннәрне юкка гына чыгарганнар. Ә хәзер Җирдә яшәүче җеннәр – алар шул вакытта төрле ярык-почмакларда качып калган җеннәр. Алар Җирдә хуҗа булганнар, идарә иткәннәр, ләкин бозыклык-гөнаһ кылуларын күреп, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә аларны юкка чыгарырга кушкан.
Суеш вакытында бер бәләкәй җенне фәрештәләр үзләре белән алалар, чөнки ул бик әйбәт, ягымлы була. Үзләре белән күккә алганнар, тәрбия, белем биргәннәр. Исеме Газазил була. Ул ахырда Иблискә әйләнә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәбез – кешеләр һәм җеннәр бер фәрештәгә дә каршы тора алмый, алар искиткеч көчле.
Тәмугның урыны кайда?
Тәмугның урыны билгеле түгел. Тәмуг күктә, дигән фараз бар, тәмуг җир астында, дигән фараз да бар. Кемдер тәмугны Кояшта дип әйтә, чөнки анда бик кайнар. Ләкин, чынлыкта Кояш һәм Айны бөгәрләп тәмугка ыргытырга мөмкин, чөнки тәмуг Кояштан күпкә кайнар. Безнең Кояш галәмдә иң зурысы да, иң кайнары да түгел. Ул, гомумән, кечкенә йолдызлардан. Шуңа күрә Кояш тәмуг урыны була алмый. Җир асты да бу рольгә туры килми, чөнки җир астында андый зур урын юк. Әгәр Кояшның үзен тәмугка салырга мөмкин икән, ул ничек җир астына сыйсын? Без шуңа да тәмугның урынын белмибез.
12 км озынлыктагы чамадан тыш тирән скважина бораулаганда, җир астыннан ниндидер тавышлар ишетелү турында сөйләделәр. Бу тавышларны яздырып алып, тәмугта газапланучылар тавышлары, диделәр. Хәтта бабам да миңа бу хакта сөйләгән иде. Ләкин бабам карт иде, мондый китаплар укымаган. Аста нинди тавышлар ишетелергә мөмкин? Кеше тавышларымы бу, тере җан иясе тавышларымы? Бәлки, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ кавемнәре тавышыдыр, алар анда аста кайнап тора. Анда кимендә 9 млрд Яҗүҗ-Мәҗүҗ кайнаша бит әле. Кайчан да булса, юл табып, алар чыгачак. Бәлки, бу – шуларның тавышларыдыр, ә бәлки җен-шайтаннарныкыдыр. Бар да булырга мөмкин. Димәк, тәмугтан теләсә нинди тавыш килергә мөмкин, әмма анда әле бер кеше дә юк.
Тәмугның үлчәмнәре
Тәмуг бик киң һәм бик тирән, бик зур мәйданны били. Берничә дәлил: тәмугка исәбе-хисабы булмаган кеше керер. Бу кешеләр бик зур гәүдәле булырлар. Бер кешенең бер теше Ухуд тавы зурлыгында булыр. Бу кешенең калак сөякләре арасы өч көнлек юл зурлыгында, чама белән, димәк, 80-100 чакрым булыр. Бу әле шундый бер кеше генә, ә тәмугка шундыйлар чиксез күп эләгәчәк. Бөтен бу кешеләрне шунда ташлагач, тәмугтан сорарлар, ди: «Җәһәннәм уты, тулдыңмы инде син?» «Ул җавап бирер: «Тагын булмасмы?» – дип. Чөнки бу кешеләр тәмуг өчен ягулык булып хезмәт итә. Кеше күбрәк булган саен, тәмуг ныграк кына яначак, дигән сүз. Тәмугка ни телисең – шуны һәм күпме телисең – шул кадәр салырга мөмкин. Ул тегермән кебек: бөтенесен дә ваклаячак, изәчәк.
Хәдистә әйтелгән: «Соңыннан ул тәмугка әйтте: «Ә син – минем җәзам: колларымнан кемгә телим, шуңа бирә торган». Аларның һәрберсе, Аллаһ аңа аягы белән басканчы, өстәмә сорар. Шунда ул: «Җитте, җитте, җитте!» — дияр, һәм аның өлешләре бер-берләре белән кабат кушылыр, һәм Аллаһ үзе бар иткән бер генә әйбер белән дә гаделсез булмас».
Исламдагы кайбер секталар шушы «Аллаһ аягы белән басмый торып» дигән сүзләрне «Аллаһның аягы бар» дип, дәлил итеп китерәләр. Төптәнрәк караганда, гарәп телендә бу сүз зурлык, бөеклекне аңлаткан. Ягъни, Аллаһы Тәгалә тыгызлап тутыра, дигән сүз, ләкин үз тән әгъзалары белән түгел, башкача.
Тирәнлегенә килсәк, пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакыт нидер төшкән тавыш ишеткән. Ул: «Беләсезме, нәрсә бу?» – дип сораган. «Без: «Аллаһ һәм аның илчесе яхшырак белә», – дип җавап бирдек. Шуннан ул әйтте: «Бу – моннан 70 ел элек ташланган таш, һәм ул әле хәзер дә утка төшүен дәвам итә», – диде». Ягъни 70 ел төшеп, бу таш әле һаман тәмуг төбенә төшеп җитә алмаган. Ирекле төшү тизлеге бер чиккә җиткәч, алга таба артмый, ялгышмасам, 9,8 м/сек. Димәк, тәмугның тирәнлеген бераз чамаларга була. Әмма бу – әгәр син ташны безнең атмосферада ыргытсаң шулай. Ә әгәр син стратосферада ыргытсаң, тизлек тагын да зуррак була. Без бу ташны каян ыргытканнарын белмибез, шуңа күрә, тирәнлеге биниһая, дип кенә әйтә алабыз Бу саннар, дөресен генә әйткәндә, шартлы, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) аның ни дәрәҗәдә тирән булуын әйтергә генә теләгән.
Кыямәт көнендә тәмугны күп фәрештәләр алып килер. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «Бу көнне җәһәннәм утын китерерләр, аның 70 мең тезгене булыр». Димәк, тәмугны тартып алып киләләр, казан алып килгән кебек. Әмма бу – безнең күзаллау гына, без ничек булганын белмибез. Шушы 70 мең тезгенне тотып, 70 мең фәрештә аны тартыр. Фәрештәләрнең нинди зурлыкта икәнен инде без алдарак әйттек.
Тәмугның ни дәрәҗәдә зур һәм куркыныч булуына, шулай ук, Ай белән Кояшның да бөгәрләнеп тәмугка ташлануы, анда сыюы дәлил була ала. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: «Ай белән Кояш ахырзаман көнне утта изелеп, бөгәрләнеп бетәчәк», – дигән. Имам Бохари да: «Кояш тәмугта бөгәрләнер», – дигән. Кояш белән чагыштырганда, безнең Җиребез бик бәләкәй. Шулай булгач, тәмугның үлчәмен чамалыйбыз.
Тәмугның катламнары
Катлам булып бара торган тәмугның 7 баскычы бар. Безгә кем кайсы баскычта буласы билгеле түгел. Ләкин, шунысы билгеле: тәмугның иң югары баскычында ут әзрәк, анда гөнаһлы мөселманнар булыр, ди. Иң түбән баскычы – иң кайнар, иң көчле ут булган баскычта икейөзле кешеләр булыр, ди. Ягъни, болар – үзләрен мөселман дип атап та, инанмаучы кешеләр. Галимнәрдән Габдрахман ибн Сәет әйткән: «Оҗмах баскычлары югары менә, тәмуг баскычлары түбән төшә», – дигән.
Христиан динендә, ялгышмасам, тәмуг белән оҗмах – икесе бербөтен. Югары баскычлар – ул оҗмах, иң түбән баскыч – тәмуг. Ә Исламда алар икесе ике урын. Кайбер галимнәр әйткән: тәмугның иң югары баскычында ут әзрәк, анда гөнаһлы мөселманнар булыр, дип, 2 баскыч – христианнар, 3 – яһүдләр, 4 – сабаитләр, 5 – мәҗүсиләр, 6 – гарәп мәҗүсиләре, мөшрикләр, 7 – икейөзлеләр. Кешеләр сорау бирә: «Яһүдләр һәм христианнар оҗмахка эләгергә мөмкинме?» – «Ахырзаман көнне, әгәр алар үзләренә тәкъдим ителгән исламнан баш тарталар икән, тәмугка эләгәчәкләр», – диелгән.
Бервакыт Смирнов дигән (ул мәрхүм инде) изге атакайдан, мөселманнар оҗмахка эләгәчәкме, дип сораганнар. Ул җавап бирмәгән. Андый катлаулы сорауларга җавап бирүдән ул һәрчак кача торган булган.
Галимнәр баскычларны шушы рәвешле бүлгәннәр, әмма бу – хәдис түгел. Бу – фаразлар гына. Без, катламнар, дидек, туры тәрҗемәсе – дәрәҗә була. Кайбер чыганакларда тәмуг төрле исемнәр белән атала. Шуңа күрә, беренче дәрәҗәсен галимнәр Җәһәннәм дип атаган. Бу исемнәр хәдисләрдән алынмаган, алар – галимнәр иҗтиһады, ягъни фаразлары. Бигрәк тә, «Бу катламнарда Аллаһка ышанмаучылар кайда?» дигән сорау туа. Алар гомумән бернәрсәгә дә ышанмый бит. Эш шунда ки, бу катламнарны билгеләгәндә, атеистлар булмаган, кешеләр барысы да дини төркемнәргә бүленгән булган бит. Аларны, «колакларыннан тартып», мәҗүсиләр янына кертеп булыр иде, бәлки. Шуңа күрә хәзер төрлесеннән вак төркемнәр бар.
Тәмуг капкалары
Тәмугның 7 капкасы бар. Аллаһы Тәгалә: «Җәһәннәм – аларның барысы өчен дә вәгъдә ителгән урын», – ди. Һәм һәр капка өчен тәмугның билгеләнгән өлеше бар. Гали ибн Әбү Талиб, тәмуг капкалары берсе өстенә берсе урнашкан, ди, катлы-катлы пирог кебек. Ягъни, берсен үтәсең, аннан икенчесе, аннан өченчесе. Без, әлбәттә, аның нинди икәнлеген тәгаен әйтә алмыйбыз.
Динсезләр тәмугка килеп, аның капкалары ачылуга, алар анда мәңгелеккә калу өчен керәчәк. Коръәндә әйтелгән: «Динсезләрне көтүләре белән җәһәннәмгә куарлар, алар якын килүгә, аның капкалары ачылыр һәм аны саклаучылар әйтер: «Сезгә үз арагыздан Аллаһның аятьләрен укыган илчеләр килмәдемени, сезне шушы көн белән очрашачагыгыз турында кисәтмәделәрмени?» Алар әйтер: «Әлбәттә!» Белемнәре була торып, аларның монда эләгүләренә фәрештәләр бик аптырар. Ничек, акылы була торып, кеше тыңламаска мөмкин?!
Тәмугка эләгүдә бер генә сәбәп булырга мөмкин: белмәү. Ягъни сезгә беркем килмәгән, берни аңлатмаган. Әгәр сезгә килеп хәбәр биргәннәр икән, пәйгамбәрне ничек тыңламаска мөмкин? Фәрештәләр моңа шаккатса, кешеләр өчен бу – гадәти. Алар бик еш шулай эшли. Син аларга ни турындадыр сөйлисең, алар аны шик астына ала, ышанмый, моның булуы мөмкин түгел, ди. Планетадагы кешеләрнең яртысы нәкъ шулай итә.
«Бу капкалар артларыннан ябылыр да, аннан чыгу өчен бернинди өмет калмас. Аллаһы Тәгалә әйтер: «Кем безнең билгегә ышанмады, сул як кешеләре саналыр, алар өстеннән утлы гөмбәз ябылыр». Сул як кешеләре дип кемнәргә әйтәбез – китапны сул яктан алучыларга. Бик куркыныч, җанөшеткеч күренеш бу: кул артка борылыр һәм арттан сул кулы белән үз язганнарын алыр. Аллаһка ышанучы, ләкин игелегенә караганда гөнаһы күбрәк булганнарга гамәлләре алдан, уң кулларына бирерләр.
Тәмуг турында тагы бер аять. Болай дип сурәтли тәмугны: «Гайбәт сатучы, яманлап сөйләүче, байлык туплаучыга, аны санап яшәүчегә кайгы булыр. Байлык аны мәңгеләштерә, булган байлыгы гомергә аныкы, дип уйлап, ул утка эләгер. Юкка чыгаручы утны син каян белерсең? Бу – Аллаһ яккан ут, йөрәкләр өстеннән күтәрелер, алар артыннан биек баганалар белән ябылыр». Баганалар тимердән дип уйланыла.
Тәмуг капкалары биек тимер баганалар белән ябылыр. Мәсәлән, хәдистә әйтелгән: «Рамазан ае җитүгә, оҗмах капкалары ачылыр да, тәмуг капкалары ябылыр, ә шайтан һәм башка шундыйлар богауланыр».
Тәмугның ягулыгы
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтер: «Ышанучылар, үзегезне һәм гаиләләрегезне ягулыгы кешеләр һәм таш булачак уттан саклагыз», – ди. Димәк, анда ташлар бар, күмер кебек. Һәм утка ташланган кешеләр үзләре үк ягулык ролен башкарачак. Кеше организмы янучан. Хәтта кешенең үзеннән-үзе янып китү очраклары билгеле. Янгын вакытында киеменә ут капкан кешене, сүндермәсәләр, янып беткәнен беләбез. Димәк, ул чынлап та ягулык була ала.
Янучылар – алар Алласызлар, яки күп Аллага табынучылар.Ташларга килгәндә, Габдулла ибн Мәсгъүд моның күкерт икәнен әйткән. Ул вакытта кешеләр яна торган ташларны аз белгән. Күкерткә караганда да күбрәк җылы бирүче ташлар бар, дип уйлыйм. Әмма күкертнең, ут бирүдән тыш, тиз янып китүе, бик сасы ис чыгаруы, куе төтенләве һәм тәнгә ябыша торган үзлекләре бар. Җылынгач, бик нык кайнар. Ягъни, кеше, янганда, сасы истән, газдан да газапланачак, дигән сүз.
Кешеләр һәм ташлардан тыш, кешеләр табынган сыннар – ялган Аллалар да тәмугка ягулык булыр, дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Сез һәм сез Алла урынына күреп табынган сыннар – сез керәчәк җәһәннәм утына ягулыктыр. Әгәр алар Аллаһ булсалар, анда кермәсләр иде, әмма алар барысы да шунда мәңгегә калачак». Моның төп максаты – кешене газаплаудадыр, мөгаен. Ясалып куелган сыннарны газаплап булмый бит. Ә кеше белән беррәттән ул табынган, ярдәм көткән, үтенгән, гирляндалар белән бизәгән, сыен куйган, тәмле исләр, гөлчәчәк сулары белән хушландырган аның Алласы яна! Һәм кеше күрә: аның табынган, ышанган Алласы берни дә эшли алмый.
Тәмуг утының кайнарлыгы, төтене һәм очкыннары
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Сул якта торучылар кайнар җил астында һәм кайнаган су астында калырлар, ни җиләслек, ни иминлек китермәгән кара төтен күләгәсендә калырлар». Бу урында кешеләр, гадәттә, кайнарлыктан саклана торган өч әйберне китергән: су, җил һәм күләгә. Тәмугта су да, җил дә, күләгә дә хәлне тагын да авырайтачак кына: су – кайнап торган булыр, җиле пешерә торган, күләгә исә тынны буа торган төтен күләгәсе, ягъни, берсе дә җиңеллек китермәс.
Балачакта бервакыт яланда сыер көтүе көтәбез. Бик эссе иде. Күктә бер болыт та юк. Бәләкәй генә бер болыт кисәге күренсә, без аңа карап утыра идек, карашыбыз белән булса да бу болытны кояшка җибәрер өчен. Бу болыт әзгә генә булса да кояшны капласын өчен. Без ул болытны үзебез тартып китерердәй була идек.
Тәмугта да эссе һәм якты булачак. Эсселек астан да, өстән дә бәреп тора. Һәм андагылар, бер бәләкәй генә болыт сыман әйбер күрсәләр, хәзер җиңеллек килә, дип көтәрләр. Ә җиңеллек булмаячак, бу – бары тик төтен генә. Тәмугта болытлар да бар. Аны күргәч, хәзер болыт безгә яңгыр һәм җиләслек китерер, дип көтәрләр. Бу болытлардан елан һәм чаяннар явар, алар шундагы кешеләрне чагарлар, ди. Бу дөньяда җиңеллек китерә торган нәрсәләр тәмугта авырлык кына бирер.
Аллаһы Тәгалә болай ди: «Өч чатка аерылган күләгәгә барыгыз. Әмма ул уттан сакламас, ул бит очкыннар чәчә, кирмәннәр (крепость) яки сары дөяләр кебек». Бу аятьтән күренгәнчә, җәһәннәм утыннан күтәрелгән төтен өч өлешкә бүленә, күләгә бирә, ләкин җиләслек бирми, эсседән сакламый. Ә уттан чәчрәгән очкыннар кирмән яки дөя зурлыгында. Әмма тәмугка кешеләр зур гәүдә белән керә бит, шуңа күрә дөя дә җирдәгечә түгел, ә шундагы кеше гәүдәсенә туры килә торган зурлыкта булыр.
Тәмуг утының көче турында Аллаһы Тәгалә болай ди: «Мин аны тәмугка ыргытырмын, ул берәүне дә кызганмый һәм калдырмый, ул тән тиресен яндыра». Ягъни, бу ут тән тиресен яндыра, аннан сөякләргә килеп җитә, эчке әгъзаларны эретә һәм йөрәккә үтеп керә. Фани дөньяда кеше бу авыртулардан үләр иде. Көчле авыртудан без аңны югалтабыз, бездә авыртуның чиге бар. Бик тә нык авыртса, без үләбез. Бу – авыртудан кешегә шок булу, дип атала. Сугыштагылар өчен аптечкага иң беренче чиратта авыртуны баса торган көчле медикамент салалар. Мәсәлән, берәүнең аягы өзелгән, сөякләре тырпаеп күренеп, итләре асылынып тора – жгут салалар һәм авыртуны баса торган бик көчле укол бирәләр. Элек бу максаттан морфин кулланганнар. Шуңа да сугыштан бик күпләр наркоманга әйләнеп кайткан.
Тәмугта исә авыртуның чиге юк. Авырту бик көчле, әмма йөрәккә үк җитеп, йөрәкне яндыра башлаганчыга кадәр авырту дәвам итә. Эчтән дә, тыштан да бар җирең яна. Бу хәл кабатланып тора, ягъни, янып беткәч, кабат тән тиресе үсә. Ни өчен? Чөнки авырту рецепторлары тән тиресенә урнашкан. Операция ясаганда җирле анестезия ясыйлар. Тән тиресенә авыртуны сизми торган укол кадыйлар, тирене кисәләр, ә эчкә кергәч, авырту юк. Хәтта безнең баш мие дә авыртуны сизми. Баш миенә кайбер операцияләр кешене йоклатмый ясала. Баш миендәге кайбер функцияләрне туктатып куймадыңмы – шуны белер өчен. Операция ясаганда, кешене туктаусыз сөйләштерәләр. Аяк, кулларыгызны сизәсезме һ.б. сораулар бирәләр. Чөнки баш мие тоташ нервлар йомгагы булса да, авыртуны сизми. Тән тиресе һәм сөякләр сизә. Сөякләр авыртуга чыдау бик авыр була. Сөяк төзәлгәндәге авырту янында тән тиресе төзәлү – чүп кенә. Шуңа күрә Коръәндә әйтелгән, сөяккә кадәр җитә ут, дигән.
Яман шеш белән авыручылар өчен иң куркынычы – сөяк онкологиясе. Чөнки авыртмаган бер җир дә юк. Аллаһы Тәгалә моны белә. Бу медицина параметрлары 1400 ел элек кешелеккә билгеле булмаган. Ә Коръәндә бу – тәмуг газабы буларак язылган, бу – Коръәннең могҗизасы.
Җан үзе аерым гына авыртуны да, шатлыкны да сизми. Җан материаль субстанция түгел, шуңа күрә аны бары тик күңел газабы, намус, шундый хисләр генә борчый-газаплый ала. Аңа физик авырту биреп булмый. Җан, шулай ук, ризыктан, якынлыктан һ.б. ләззәтләнә алмый. Моның өчен аңа тән кирәк. Шуңа күрә, кыямәт көнендә тән белән җан кабат бергә кушыла, тән газабы да, җан газабы да булсын өчен. Кайчакта әйтәләр, аның җаны оҗмахта, диләр. Бу – дөрес сүзләр түгел. Оҗмахка кеше тәне белән бергә эләгә, оҗмах рәхәтен җаны белән генә түгел, тәне белән дә сизәр өчен.
Тәмуг уты кайнарлыгы кимеми. Пәйгамбәребез әйткән, безнең ут – тәмуг утының 70тән бер өлеше генә, дигән. Тәмуг кызуы җирнекеннән 70 тапкыр көчлерәк, димәк. Икенче бер урында әйтелгән: «Тәмуг уты Адәмнең дәвамчысы кабызган уттан 70 тапкыр кайнаррак», – дигән. Адәмнең нәсел дәвамчысы моннан 1400 ел элек учак кына яга белгән. Учакта нинди температура булуы утынга бәйле. Төрле утын төрлечә җылылык бирә. Ләкин ул вакытта 2000-3000 градуслык югары температура булмаган. Ә хәзер кеше югарырак кайнарлык та таба ала. Димәк, без кеше бирә алган максималь җылылыкны алабыз һәм 70кә тапкырлыйбыз. Атом-төш реакциясе – миллион градус. Шуны тагын 70кә тапкырласаң!
Тәмуг уты көн дә ягыла. Ул хәзер дә ягыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Иртәнге намазыңны укы, аннан, кояш чыгып күтәрелгәнче, намаздан туктап тор. Чөнки ул шайтанның ике дошманы арасыннан калка, һәм бу вакытта динсезләр күккә табына. Аннан намаз укы һәм аңа фәрештәләр шаһит булыр (бу – доха намазы вакыты), сөңгедән төшкән күләгә бик кыска калганчыга кадәр. Бу – кояшның зениты. Аннан намаздан туктап тор, чөнки бу вакытта җәһәннәм уты кабызалар. Күләгә кайткач, намаз укы». Ни өчен зенитта намаз укырга ярамый? Чөнки бу вакытта тәмуг утын кабызалар. Шушы тәмуг кайнарлыгы безнең тормышка тәэсир итә. «Көн кайнарлыгы арткан вакытта намаз укуны бераз җиләсрәк вакытка күчер, чөнки эсселек – тәмугтагы кайнарлык исүеннән ул».
Кояш җирне һәрвакыт бертөрле җылыта. Ни өчен көндезге эсселек арта – тәмуг тәэсир итә башлый, димәк. Менә шуннан соң ни өчен ураза вакытында көннәр җиләс булуы бик яхшы аңлашыла. Чөнки тәмуг капкалары ябык була, аның кайнарлыгы җиргә азрак тәэсир итә. Урысларда хәтта хәзер шундый әйтем бар: «Мөселманнарның Рамазан ае җәйгә туры килә икән, димәк, җәй булмаячак».
Әгәр тәмугта энә очы кадәр генә ярык ясасалар, аннан чыккан кызулык Җирдәге бөтен нәрсәне яндырачак. Җир шары гына түгел, бөтен галәм янарга мөмкин. Шуңа күрә тәмуг камил итеп эшләнгән.
Тәмуг салкын да була
Тәмуг кайнарлыгын без ике тапкыр сизәбез: берсе җәен, берсе кышын. Кышын без салкынны сизәбез. Чөнки тәмуг ул кайнарлык кына түгел, ул салкынлык та. Ни өчен? Чөнки, җәһәннәмнең зәмһәрире бар, диелгән. Зәмһәрир – ул бик салкын, дигән сүз. Медицина күзлегеннән караганда, чамадан тыш туңу да, кайнарлыктан газап чигү дә – икесе дә «пешү» дип атала. Шуңа кышкы салкын да – тәмуг тәэсире. Гарәпләр бит мондый салкынны белми, алар өчен 0 градус – салкын, ә бездә -40, төньяк районнарда -60 градус. Без боларны сизәбез, шуңа күрә без Аллаһтан куркырга тиеш.
Сорау-җавап
Чатка килгән сорауларга да җавап бирик.
Сорау: Кешеләрнең шайтанга табынуы каян килә?
Җавап: Шайтанга, җенгә табынган кебек табынсалар, әлбәттә, бик рәхәт. Ләкин нормаль кешеләр шайтанга табынмый, табынмаганнар да. Хәзер генә ул шайтанга табынучы сатанистлар барлыкка килде. Элек кешеләр шайтанның явызлык икәнен аңлаган, шуңа аңа табынмаганнар. Шайтан үзенә табынсыннар дип үзен күрсәтмәгән, ул потлар ясаган.
Потлар ничек барлыкка килгән? Алар башта начар нәрсә булмаган. Нух пәйгамбәрдән соң кешеләр диннән читләшә башлагач, Аллаһка табыну белән беррәттән, үз изгеләрен, галимнәренең сыннарын ясаганнар, әмма аларга табынмаганнар. Ә менә алардан соң килгән буыннар: «Болар – изгеләр, алар Аллаһка якын, әйдәгез, алардан сорыйк, безгә алар бирер», – дигәннәр. Шушы сыннарга ышанычларын ныгытыр өчен, шайтан бу потлар эченнән торып сөйләшкән, төрле тавышлар, төтен чыгарган. Шул рәвешле кешеләрне алдаган. Чөнки ясап куйган җансыз сынга табынуның акылсызлык икәнен кешеләр белгән. Ә шайтан, аларны ышандырыр өчен, кайчакта бу сыннарны хәрәкәткә китергән. Кешеләр шулай, потлар бит тере, дип ышана башлаган. Шулай итеп, шайтан-җенгә ышану турыдан-туры булырга да, читтән – ягъни сыннар аша да булырга мөмкин. Менә шулай килеп чыккан. Бер көндә барлыкка килмәгән, әкренләп, кешенең юлын бутаган.
Бу эш, гомумән, әкренләп эшләнә. Без дә бит 1-2 ел эчендә атеистка әйләнмәгән, башта галимнәрне юкка чыгарганнар. 1930-1940 елларга кадәр дингә каршы бик нык көрәшкәннәр, ләкин җиңә алмаганнар. Халык бик каршы килгән. Әкренләп-әкренләп читләштергәннәр диннән. Балалардан башлаганнар. Мәктәптә балаларны өр-яңадан тәрбияли башлаганнар. Балалар бакчасы, мәктәп, һөнәри уку йортлары бергәләп, өр-яңа совет кешесе әвәләп чыгарырга тиеш булган. Әти-әни кысылмыйча, укытучылар кем кирәк, шуны ясап чыгарырга тиеш булганнар. Шуңа баланы 1 яшьтән үк бакчага илтергә тиеш булганнар. Бакчадан кайткач, бала ашап йокларга гына тиеш булган. Көне буе мәктәптә булган бала өенә кайткач, без Аллага ышанмыйбыз, дип әйтә. «Кем әйтте?» – «Мәктәптә, укытучылар әйтте». Әти-әни бу сүзләргә каршы килә алмый. Ни өчен? Чөнки балаларын кирегә үгетләсәләр, балалар мәктәпкә баргач, өйдәгене сөйләр иде, ә аннан дәүләт органнарыннан киләселәрен көт тә тор! Шулай яңа буын үскән. Әти-әниләр, әкренләп, үзләренең дингә, Аллага ышануларын яшерә башлаган, шулай, әкренләп, шушы нәтиҗә килеп җиткән.
Атеизмга сугыштан соң гына килгәннәр. Сугыш вакытында Аллаһка ышану бик көчле булган. Ул чакта кешеләргә Аллаһка табынырга, намаз укырга рөхсәт иткәннәр. Кешеләр окопларда намаз укыган. Ышануыңны күрсәтергә, табынырга, намаз укырга рөхсәт иткәч, бөтен кеше кабат Аллаһка таба борылган, ә аннан, фашистларны җиңүдән соң, кабат Аллаһка каршы көрәш башлаганнар.
Мин чын күңелдән ышанам, сугышта без көч һәм корал белән генә түгел, догаларыбыз белән дә җиңү яуладык. Бер әби сөйли, хәзер исәндерме, белмим: «1941 елның кышында радио аша халыкка мөрәҗәгатендә Сталин, дога укыгыз, Аллаһтан ялварып сорагыз, дип әйтте. Һәм без бөтен авылыбыз белән басуга чыгып, намаз укый, ихластан дога кыла башладык. Мин бәләкәй кыз бала әле. Бер көннән зәмһәрир, 40-45 градуслык салкыннар килде. Мәскәү астына килеп җиткән фашистлар туктады. Аллаһ ярдәмен бирде».
Фашистлар ни өчен туктады – танклар бензинга көйләнгән, синтетик бензинга, ул исә 10 градус салкында гына әйбәт эшли. Сугышчан форма салкынга түзә торган түгел. Алар хәтта коралларын майлаудан туктый, чөнки немец мае белән майланган корал салкында эләгеп калган.
Әлбәттә, Җиңү парадында «Советлар Союзы, Совет көчләре, кешеләре җиңде» дигәннәр. Әмма Аллаһ булышкан.
Сорау: Әгәр хатын-кыз Шәүвәл аенда каза уразасын тотса, ул ураза булып санала аламы? Хәдистә Шәүвәлдә 6 көн ураза турында әйткән.
Җавап: Каза уразасы – аерым, Шәүвәл уразасы аерым. Шуңа күрә, казадан тыш, 6 көн Шәүвәл уразасын да тотарга кирәк була. Әгәр Шәүвәл аена кадәр каза уразасын тотарга җитешмисез һәм аны Шәүвәлдә тотасыз икән, сез Шәүвәл аен ычкындырасыз була. Башта каза уразасын тоту кирәк, хәтта Шәүвәл уразасын тоту өчен көн калмавын белсәгез дә.
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.