Мотыйгуллин: «Районнарда бозауларны базар бәясеннән арзанракка сатарга кушылды»
Татарстанда эпизоотик вазгыять уңай булуга да карамастан, Россиянең башка төбәкләреннән куркыныч инфекцияләр керү куркынычы саклана. Ветеринария хезмәте вазгыятьне контрольдә тота һәм Татарстан халкын маллар асрау һәм алып кайту кагыйдәләрен үтәргә өнди.
Хәзер Татарстанда малларның һәм кошларның аеруча куркыныч инфекцион авырулары буенча вазгыять имин. Әмма Россиянең башка төбәкләрендә инфекцияләр таралу аркасында, республиканың агросәнәгать комплексы даими куркыныч астында, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы төбәк идарәсе үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
«Кошчылыкка инде күп еллар югары патогенлы кош гриппы, дуңгызчылыкка – Африка чумасы яный. Мөгезле эре төрлеккә үз авырулары куркыныч», – диде ул.
Әйтик, мәсәлән, Татарстан белән чиктән Чувашиядә пастереллез – мөгезле эре һәм вак терлекләрнең куркыныч йогышлы авыруы табылды.
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»
«Татарстанда пастереллез буенча вазгыять имин. Бу авыруга иммунопрофилактика схемасы бар. Беренче чиратта, пастереллезга каршы вакцинация бара. Хуҗалыкларда барлык мөгезле эре терлеккә вакцинация ясалган, иммунитетлары бар. Әмма хуҗалыклар инфекция һәм вируслар керүнең даими куркынычы барлыгын белергә тиеш», – диде Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, терлекләр өчен иң куркыныч авыру – себер язвасы. «Шуңа күрә бу авыруга каршы вакцинация – исемлектә беренче урында тора. Бездә себер язвалы маллар өчен 808 үләт базы бар. Бу – туфрак инфекциясе. Бу авыруга, шулай ук нодуляр дерматитка, котыру чиренә каршы күп еллар вакцинация уздырабыз инде», – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Хәзер ветеринария хезмәте белгечләре эпизоотиягә каршы язгы чаралар уздыра, алар шул исәптән вакцинация, авыруларга тикшерү өчен маллардан кан алуны үз эченә ала.
Фото: © «Татар-информ»
«Районнарда бозауларны базар бәясеннән арзангарак сату күрсәтмәсе бар»
Татарстанда терлек һәм кош-кортлар алып кайтуны ветеринария хезмәте даими контрольдә тота, диде Мотыйгуллин.
Республикада барлык төр партояклылар алып кайтуга вакытлыча тыю кертелде. Бары тик нәселле хуҗалыклардан маллар өчен генә искәрмә ясалган. Шулай ук, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килешенгән очракта маллар алып кайту рөхсәт ителә.
«Әгәр хуҗалык берәр төбәктән безгә мал алып кайта икән, безгә язмача мөрәҗәгать итә. Безнең белгеч бу төбәктә куркыныч инфекция бармы-юкмы икәнен база буенча тикшерә, карый. Әгәр төбәк статусы имин түгел икән, без рөхсәт бирмибез. Алып кайтыла торган малга ветеринария таныклыгы электрон форматта эшләнелә», – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, малны алып кайткач, рөхсәт документлары булган очракта, алар кимендә 21 көнгә карантинга ябыла. Бу чорда ветеринарлар тикшеренүләр өчен маллардан кан ала.
Фото: © «Татар-информ»
«Читтән маллар алып кайтмас өчен, районнарда бозауларны базар бәясеннән арзанрак сату күрсәтмәсе бар. Мәсәлән, күрше төбәктә шартлы рәвештә 1 сумга саталар ди, ә бездә – 50 тиенгә. Аңлашыла ки, үзебезнең төбәктән сатып алачаклар», – диде Мотыйгуллин.
Ул һәр районда ветеринария берләшмәләре булуын һәм терлек сатып алу мәсьәләләре буенча шунда мөрәҗәгать итеп булуын әйтте.
«Сатып йөрүчеләрдән алмаска киңәш итәбез. Бу хакта авыл башлыкларын да кисәттек. Терлекләрнең «Меркурий» системасында теркәлә торган ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Әгәр кайсыдыр төбәктә авыру бар икән, алар ветеринария белешмәләрен яза алмый. Ягъни, ветеринария документлары һәм карантин мәҗбүри. Әгәр шушы шартлар үтәлсә, хуҗалыклар имин булачак», – диде ул.
«Оешмада дезинфекция барьеры яки ранецлы сиптергечләр булырга тиеш. Белгечләр бары тик санитар пропусклардан гына керергә тиеш»
Фото: © «Татар-информ»
«Малларны куркыныч астына куймас өчен, ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк»
Габделхак Мотыйгуллин. сүзләренчә, Татарстанда 800 мең баштан артык мөгезле эре терлек, 500 мең чамасы дуңгыз һәм 18 млн башка якын кош-корт бар.
«Мал башын куркыныч астына куймас өчен, ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Оешмалар биологик саклау белән тәэмин ителергә тиеш. Хәзер бу аеруча актуаль», – диде ул.
Биологик саклауны тәэмин итү өчен, терлек һәм кош-корт асрый торган оешмалар һәм хуҗалыклар койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Территориягә бары тик хезмәт күрсәтә торган транспорт кына керергә һәм дезинфекция эшкәртүе узганнан соң гына керергә тиеш. Оешма эшчеләре махсус кием һәм аяк киеме киеп йөрергә тиеш.
«Оешмаларда дезинфекция барьеры яки ранецлы сиптергечләр булырга тиеш. Белгечләр бары тик санитар пропусклардан гына керергә тиеш. Өс киемнәрен һәм аяк киемнәрен тулысынча яңартырга кирәк. Вирус өс киме һәм аяк киеме өслегендә озак вакыт саклана ала. Әгәр шушы гади генә кагыйдәләр үтәлмәсә, оешмага вирус кертергә мөмкин», – диде ул.
Аның сүзләренчә, дуңгызларның Африка чумасын төп таратучылар – кыргый кабан дуңгызлары. «Җәен кешеләр еш кына урманга җиләккә, гөмбәгә йөри. Алар авыру кабаннар узган сукмаклардан ук узарга мөмкин. Шул рәвешле, вирус авылга ияреп кайта ала. Кыргый кабаннар урманда ел әйләнәсе яши. Әмма алар күбесенчә җәен куркыныч тудыра, чөнки кышын кешеләр урманга бик йөрми», – дип өстәде Габделхак Мотыйгуллин.
Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, республикадагы барлык кошчылык оешмалары ябык режимда эшли
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Мөгезле эре терлек асрый торган оешмаларга биологик саклану буенча эшлисе бар әле»
Татарстанда 421 эре терлекчелек оешмаларының бары тик 25 проценты гына биологик саклануга ия, дип хәбәр итте Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары.
«Әгәр 500 баш мөгезле эре терлек асрала икән, бу зур оешма, ә азрак булса – терлекчелек хуҗалыгы булып санала. Әгәр дезинфекция барьеры булмаса, оешма сакланмаган булып санала, хәер, алар ранецлы ысул белән эшкәртү уздыра ала», – диде ул.
Мотыйгуллин сүзләренчә, кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, республикадагы кошчылык оешмалары ябык режимда эшли. Африка чумасы куркынычы аркасында дуңгызчылык оешмалары да ябык режимда эшли.
«Ә менә мөгезле эре терлек асрый торган оешмаларга биологик саклану буенча эшлисе бар әле. Узган елда аларга биосаклануны 1 сентябрьгә кадәр тәэмин итәргә дигән йөкләмә бирелде. Әмма финанс сәбәпләре аркасында барысы да моны башкарып чыга алмады. Вакытны озайттылар. Сузылып йөрергә вакыт юк. Биологик саклануны тәэмин итәргә кирәк», – диде ул.
Мотыйгуллин аңлатканча, кеше факторы өлешчә искәрмә булган бердәнбер авыру – кошларның югары патогенлы гриппы. Авыруны язын җылы яктан һәм Россия төбәкләреннән очып кайткан кыргый үрдәкләр тарата.
«Очыш вакытында бу кошлар безнең сулыкларга төшеп ял итә. Һәм шушы вакытта инфекция йоктырган кошлар анда вирус калдыра. Кошчылык оешмалары ябык режимда эшли, әмма крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар меңләгән баш казны ачык сулыкларга чыгара. Кошларны иректә йөртү бер генә җирдә рөхсәт ителә, әмма ул киртәләнгән һәм кыргый кошларны куркыта торган чаралар белән җиһазландырылган булырга тиеш. Менә шушындый хуҗалыклар кош гриппы таралу өчен куркыныч булып кала», – дип йомгаклады Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Чыганак: «Татар-информ», Надежда Гордеева