Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мотоузышлар буенча Россия чемпионы Түбән Камадан Уфага барганда авариядә һәлак булган

news_top_970_100

Бозда мотоузышлар буенча 8 тапкыр Россия чемпионы Николай Красников Башкортстанда һәлак булган. Бу хакта республиканың спорт министры Руслан Хәбибов үзенең Telegram-каналында хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».

Ул спортчының гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Бу – илебез мотоспорты һәм безнең барыбыз өчен дә зур югалту», – дип язган төбәк министры.

Спортчы Кушнаренко районында авариядә һәлак булган. Төнлә трассаның 69 нчы чакрымында «Лада Гранта» машинасы белән каршы яктан килүче «ГАЗель» һәм «Sitrak» йөк машиналары бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат булган. Спортчыга 40 яшь булган, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» белешмәсе буенча, Красников Түбән Камадан Уфага таба бара торган була. Төнге 3ләр тирәсендә аның автомобиле каршы як полосада йөк машинасы һәм «Газель» белән бәрелешә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100