Мотоциклда авариягә очрап үлгән танылган журналистның әнисе дә вафат булган
Сергей Доренко үзе 59 яшендә үлгән иде.

Мәрхүм журналист Сергей Доренконың әнисе дә вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Бу турыда Доренконың тол хатыны Юлиягә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
«Бүген, 1 майда, Сергей Доренконың әнисе — Татьяна Ивановна Доренко реанимациядә вафат булды. 23 апрельдә аңа 84 яшь тулган иде. Ул йөрәк авыруыннан вафат. Йоклаган килеш, авыртусыз китте», — дип яза ул инстаграмда.
Сергейның әнисе дә Троице-Лыковск зиратына, ире янына җирләнә.
Журналист Сергей Доренко 2019 елның 9 маенда үлде. Аңа 59 яшь иде. Ул Triumph Bonneville мотоциклында барган килеш, авариягә очрады.