news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мотоциклчы егет 15 метрлы таудан егылып төшкән мизгелне видеокамера төшереп торган

Мотоциклчы егет 15 метрлы таудан егылып төшкән мизгелне видеокамера төшереп торган

news_top
Мотоциклчы егет 15 метрлы таудан егылып төшкән мизгелне видеокамера төшереп торган
Британиядә яшәүче Адриан Оуэн исемле экстремал мотоциклда барган килеш 15 метрлы кыядан егылып төшкән. Бу вакытта аның шлемында видеокамера эшләп торган. Әлеге кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.


Оуэн башка мотоциклчылар белән бергәләп таулы урында йөри, төрле трюклар башкара. Шул чакта ул идарәсен югалта һәм кыядан егылып аска таба "оча". Бу мизгелләрне видеокамера төшереп тора. 

Экстремал әлеге видеоны Facebook челтәрендәге аккаунтына куйган һәм "юләрлек хатасы" дип атаган. 


Бәхеткә, экстремал исән кала. Аның казналыгы, кул беләзекләре, тез башлары сынган, өстәвенә ике умыртка сөяге дә сынган булуы ихтимал. Экстремал үзе исән калуына сөенә һәм юлсыз урыннарда бик сак йөрергә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар