Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мотоциклда бәрелеп үлгән Альбина Сәфәрованы искә алалар: «Легенда»

news_top_970_100
Мотоциклда бәрелеп үлгән Альбина Сәфәрованы искә алалар: «Легенда»
"Татар-информ" архивы

Татарстанда узган төндә рэп җырчы, 32 яшьлек Альбина Сәфәрова юл һәлакәтендә үлде. Ул дусты белән авариягә очраган, кыз мотоцикл пассажиры булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Альбина Сәфәрова 10 ел чамасы элек социаль челтәрләрдә роликлары белән дан казана. «Дилер» дигән соңгы трегы быел мартта чыккан. Яңа композицияне тамашачылар хуплап каршы алган.

Хәзер Альбинаны үлеме күпләрне тетрәндерде.

«Ышанып булмый», «Легенда, тыныч йокла», «Авыр туфрагың җиңел булсын», «Мәңге истә калырсың», – дип язалар. 

Альбинаның сәхифәсенә 55 мең чамасы кеше язылган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, авария төнлә Казанның Совет районында АЗС янында, Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында Тынычлык урамында булган. Opel автомобиле йөртүчесе ике тоташ сызык аша ягулык станциясенә борылырга булган һәм Suzuki мотоциклы белән бәрелешкән.

Мотоцикл йөртүчесе исән калган, ә пассажиры үлгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100