Мостай Кәрим шигырьләре
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Россиянмын
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Совет Ватанының улымын.
Нинди якты биеклекләренә бүген
Күтәреләм яшәү юлының!
Күңелемдә минем чуагы,
Күзләремдә — кояш нурлары,
Йөрәгемдә — мең ел тоткынлыкта
Үтеп чыккан өмет җырлары.
Җирдә ничек мин нык басып торам,
Нинди иркен алам сулышны!
Шуларның бит мин бөтенесе өчен,
Рус туганым, сиңа бурычлы!
Син тәм бирңең минес икмәгемә,
Син тат бирдең эчкән суларга.
Җир йөзендә күпме халык яши,
Туган иттең мине шуларга.
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Россиян мин — нинди горурлык!
Ун гомерең миңа кирәк түгел,
Бер язмышым шуңа торырлык.
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Россияның суын эчкәнмен,
Чагылларда имән ничек үссә,
Мин бу җирдә шулай үскәнмен.
Хаклымындыр, димен, үземне әгәр
Чагыл имәненә охшатсам, -
Тамырларым бит дүрт гасыр элек
Мәскәү белән барып тоташкан.
Заманнар бик хәтәр мәлдә Мәскәү
Дуслык авазымны ишеткән,
Һәм рус халкы минем язмышымны
Үзе язмышына иш иткән.
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Россиян мин — нинди горурлык!
Биш гомерең миңа кирәк түгел,
Бер язмышым шуңа торырлык.
Рус һәм башкорт юлда һәрчак юлдаш,
Табындашлар олы бәйрәмдә,
Яуда яудаш, дандаш һәм кәбердәш
Изге сугыш үткән мәйданда.
Салаватның утлы иреннәре
Пугачевны үпкән чагында,
Беләм, миңа мәхәббәтең арткан,
Рус туганым, синең каныңда.
Рус тугелмен, ләкин россиян мин,
Совет Ватанының улымын.
Нинди якты биеклекләренә бүген
Күтәреләм яшәү юлының!
Күңелемдә минем көн чуагы,
Күзләремдә — кояш нурлары,
Йөрәгемдә — мең ел тоткынлыкта
Үтеп чыккан өмет җырклары.
Җирдә ничек мин нык бачып торам,
Нинди иркен алам сулышны!
Шуларның бит мин бөтенесе өчен,
Рус туганым, сиңа бурычлы!
Син тәм бирдең минем икмәгемә,
Син тат бирдең эчкән суларга.
Җир йөзендә күпме халыкт яши,
Туган иттең мине шуларга.
Рус түгелмен, ләкин россиян мин,
Россиян мин — нинди горурлык!
Ун гомерең миңа кирәк түгел,
Бер язмышым шуңа торырлык.
Шулай башлана яшәү
Чыга ир бала курага,
Имгәкләп, тупса аша,
Җиргә тигәч табаннары,
Тып итеп тәпи баса.
(Тормышның гадел законын
Ул да аңлый шул килеш, —
Җирдә яшәгәндә кеше
Тезләнмәскә тиеш.)
Чыпчык баласы шикелле,
Чайкалып тора ул башта
Һәм, кечкенә күзләрен кысып,
Кулын суза кояшка.
Гүя, кояшны чакыра:
«Төш син монда, төш җиргә.
Үлән өстендә йөгереп
Уйнап йөрербез бергә».
Эй колын! Әллә кайларга
Талпынып барыр кебек,
Алтын канатлы кошларны
Үрелеп алыр кебек.
Чү! Капкага килә бала,
(Ә ара нинди ерак!)
Атлаган саен аяклар
Баса ышанычлырак.
Зур юлга китерә аны
Курадан чыккан сукмак,
Һәм кинәт җиһан чикләре
Киңәеп китә сымак.
Дөньяда иң тәүге юлын
Нәкъ шулай башлый кеше.
Нәкъ шулай башлана аның
Яшәве –
бөек эше.
Һәм гомерлек җылы биреп,
Аңа ике күз бага:
«Дөнья синеке,
чөнки мин
Бирдем сине дөньяга…»
Кешеләргә начар төшләр керә…
Кешеләргә начар төшләр керә…
Имеш, җирне атом үртәгән,
Океаннарны парга әйләндергән,
Тауларны тузан итеп күтәргән.
Кешеләргә начар төшләр керә…
Хаким булган, имеш, дивана,
Ә галимнәр, дивананы хуплап:
«Акыл иясе!» –дип, куана.
Кешеләргә начар төшләр керә…
Сөю әверелә хатага,
Дус дигәне хаин булып чыга,
Ул хыянәт итә атага…
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Җирдә, имеш, ачу, шикләр юк,
Ил чикләре беткән, кешеләрнең
Йөрәк арасында чикләр юк.
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Акыл белән намус — тәхеттә,
Ә ахмаклык тере мәет булган,
Явызлык һәм ялган — ләхеттә.
Кешеләргә яхшы төшләр керә…
Бар гашыйклар бергә кавышкан,
Ул — атаны, кыз — ананы таный,
Бөтен адашканнар табышкан.
Кешеләргә төрле төшләр керә…
Сорап тормый керә –төн белән.
Начарлары төштә генә калсын,
Яхшылары булсын гел өн генә.
Укытучыма
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем –
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турында.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә…
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем
Һәм тормышым китабының
Тәү битен ачкан көнем.
Кич утырып кызлар чигү чигә
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Чикәннәре, беләм, бирнәлек.
Апаемны былтыр сораттылар,
«Әле яшерәк» дип бирмәдек.
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Бизәкләргә ялгап бизәкне.
Бизәкләре җифәк җырдай агыла,
Тик җырлары өзә үзәкне.
Кичләр кабатланмый. Моңнар кайта,
Урап кайта икән бер талый.
Күпме үрләр үткәч, шул җыр тагы
Йөрәгемне өзде (телде) урталый.
Саумы, диләр гөлләр
Авылымның тугайлары аша
Ераклардан кайтып киләмен,
Чишмәләргә ятып сулар эчәм
Һәм иелеп өзәм җиләген.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Хәтерлимен шушы тугайларда
Бик, бик күптән гөлләр үскәнен;
Гашыйк булдым егет елларымда,
Тик гөлләрне үрелеп өзмәдем.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Гашыйк булдым. Ләкин мин гашыйгымны
Әйтеп бирдем гади тел белән,
Тиңләмәдем аны далалага
Гомерсез һәм матур гөл белән.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Язмышлардан узмышлар
(«Язмышлардан узмыш бар…» спектакленнән)
Йөрәкләр кушылды, ә юллар аерылды —
Уртага ярылды тормышлар.
Яртышар-яртышар калдык без — нишләрбез
Язмыштан булмаса узмышлар?
Сөйгәнем — ятларда.
Моңсу таң атканда өзелә җаннарым, өзелә.
Хәсрәтем югала, шатлыгым югала
Бер генә карасам йөзеңә.
Дөм кара төннәрдә, йолдызлар сүнгәндә
Йөрәкне чакмалый чагырмын.
Менәрмен үрләргә, төшәрмен гүрләргә —
Язмыштан узмышлар табырбыз.
Мәхәббәтем йөрмә адашып
Дуамаллык микән, уйламаулык микән,
Өлгермәдек хәтта аңлашып?
Яшьлек урманнында, язмыш томанында,
Мәхәббәтем калды адашып.
Айдай көлә-көлә башка берәү килә,
Мин синеке диеп алдашып.
Ерак-еракларда, чит як сукмакларда,
Мәхәббәтем калды адашып.
Табышканнар гына, кавышканнар гына,
Яши былбыл кебек сайрашып.
Томаннар юк бүтән, дуамаллык үткән,
Мәхәббәтем йөрмә адашып.
Өченче көн тоташ кар ява
Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява.
Тимер ярчык яра төбендә.
Тимер ярчык йөри тәнемдә.
Әйтерсең» карт гөнаһ иясе
Әйләнгәләп куя кабердә.
Шуңа күрә әрни ул яра:
Өченче көн тоташ кар ява.
Икебезгә тиде берьюлы
Бер минаның ике ярчыгы.
Берсе калды сержант Фоминда,
Икенчесе — минем тәнемдә.
Карлар эрер, җылы җил иссә,
Карлар китеп барыр, яз килсә;
Бәлки үчем кимер дошманга,
Тәнемдәге тимер эресә.
Унтугыз ел әрни ул яра,
Өченче көн тоташ кар ява.
Елгалар төнен серләшә
Елгалар төнен сөйләшә
Болыт тауларга кунгач.
Йөрәкләр төнен серләшә
Аяк тавышы тынгач.
Нигә шулай дип елгалар
Көндез дә акмый тормый.
Төнен серләшкән йөрәкләр
Көндез дә какмый тормый.
Таң сызыла, ә елгалар
Һаман да чылтыр-чылтыр.
Күрәсең инде җиһанның
Гашыйк сәгате шулдыр.
Нигә шулай дип елгалар
Көндез дә акмый тормый.
Төнен серләшкән йөрәкләр
Көндез дә какмый тормый.
Юлларым сиңа бара
Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик зарланыр юк зарым.
Бик урау, урау, булсада,
Сиңа бара юлларым.
Зарланырга юк зарым.
Димәк, мин әле сөям,
Шул юлдан киләм икән.
Димәк, мин әле яшимен,
Әгәр дә сөям икән,
Юлларымнан киләм икән.
Билгесез солдат
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.
Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…