Мөслим районында иген уңышын «эшләпәне тотып калу» ысулы белән тикшерәләр. Бу видеоны район башлыгы Альберт Хуҗин төшергән.
«Илгиз Зәкиянович белән уңышны «эшләпәне тотып калу»га тикшерүне дәвам итәбез. Бу басуда бодай гектарына 42 центнер уңыш белән корылыкка һәм туңга чыдамлык күрсәтте», – дип шәрехләгән ул видеоны. Район җитәкчесе белән «Агромастер» хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов бодай басуына эшләпә тотып аталар. Эшләпә тук башаклар эченә туп-туры кереп утыра.