news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

news_top

Мөслимдә тарихи вакыйга булды: бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге скверда аның истәлегенә һәйкәл ачылды. Бу турыда «Мөслим-информ» хәбәр итә.

Һәйкәлнетанылган рәссам, сынчы Халит Миңнегалиев иҗат иткән.

«Бу сквер гади урын түгел, ул – безнең рухи картабызның үзәге!» – дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Хуҗин.

Тантанада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган якташлар – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, халык язучысы Фоат Садриев чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Чара ахырында һәйкәл тантаналы рәвештә ачылды, бөек шагыйрь истәлегенә чәчәкләр салдылар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар